Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы рейтингта һаман беренче!

Әтнә районы элеккечә үк, сөт җитештерү һәм сату рейтингының беренче баскычында бара.

Рейтингның бер баш сыердан сауган һәм 1 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә карата саткан сөт күләменә бәйле рәвештә билгеләнүен хәбәр иткән идек. Соңгы көндә, ягъни 16 июльгә районыбыз саткан барлык сөт күләме 1 тоннага артып, 125 тоннага җитте. Алдагы елның шул ук көн күрсәткеченнән 5 тоннага артык. Бер баш сыердан 19 килограмм сөт савып алынды. Хәзер инде 1 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә карата 2,33 килограмм сөт җитештерелде. Бездән соңгы урыннарда шул ук "таныш йөзләр": Балтач, Саба, Кукмара, Кайбыч, Актаныш, Буа, Апас районнары урнашкан. Кайбыч районында бер баш сыердан уртача 19,1 килограмм сөт җитештергәннәр. Әмма 1 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә карата 1,13 килограмм гына. Нәтиҗәдә рейтингта да V урында урнашканнар. Буада да бер сыердан 18,5 килограмм сөт саусалар да, рейтингта әлеге район VII урында. Дөрес, әлеге ике районда алдагы көнгә карата да сөт ким.

Татарстан буенча сауган сөт күләме алдагы көндәгечә - 14,6 килограмм. Әмма тулай савым алдагы көнгә карата да, алдагы елга карата да ким.

Мәкаләдә интернет мәгълүматлары кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөтчелек