Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сорауларыма җавап таба алмыйм

Хөрмәтле "Әтнә таңы" газетасы хезмәткәрләре! Сезнең һәркайсыгызга да сәламәтлек, хезмәтегездә уңышларга ирешүегезне теләп калам.

Соңгы вакытларда матбугат битләрендә сүз иреге рөхсәт ителгәч, журналистлар тырышлыгы белән күп кенә кызыксындырган сорауларга бик күпләр гадел җаваплар таптылар. Минем дә бик күптәннән җавап таба алмаган соравыма сезнең тырышлык белән җавап таба алырмын дип өмет итәм.

Башта шәригатебездә күп телгә алына торган риваятьтәрнең берсенә тукталыйк. Элек тә һәм хәзер дә хаҗ сәфәренә ялгыз гына чыгып китмәгәннәр. Язмалардан күренгәнчә, элекке заманнарда бер төркем кешеләр хаҗ сәфәренә кузгалалар. Әмма барып җиткәнче юлда бер кешеләре вафат була. Кабер казып җирләргә уйлыйлар. Әмма һәр казыган кабердән елан чыга. Моңарга гаҗәпләнеп шәригать белгеченнән сәбәбен сорыйлар. Ул: "Моның зур гөнаһысы бар. Сәбәбен гаиләсеннән кайтып сорарсыз",- ди. Кайткач хатыныннан сорыйлар. Ул: " Минем ирем алыпсатар иде. Ул бодайга борай кушып, сөткә су кушып сатар иде",- ди. Бу риваятьтән аңлавыбызча гөнаһлы гамәлләргә җәза каты булачагы аңлашыла.

Бүгенге көндә безнең халыкта сөткә су кушу киң таралган. Мин дә үземнең каберемдә елан белән ятмау өчен беркайчан да сөткә су кушып сатмадым. Аллаһтан биргәненең бәрәкәтен сорадым. Шөкер, бүгенге көндә ач-ялангач түгел, кешедән ким яшәмим. Әмма гаделсезлек бик нык эчне пошыра. Күңелгә шактый вәсвәсә керә. Башкалар куша, син дә куш",- ди. Кемнәрнеңдер суына минем һәр көн тапшырып килгән 100 литр сөтем генә майлылык өсти алмый...

Материалны тулысы белән газетада укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев