Юксыну
Иске Җогыпта яшәп иҗат итүче Гомәр Шакиров әледән-әле күңелле мәкаләләр, хикәяләр язып сөендерә. Шигырьләр җыентыгы аерым китап булып дөнья күрде. Үз хәбәрчебезнең яңа шигырьләре белән таныш булыгыз.
Юксыну
Хушлашмыйча китеп бардың
Мине ялгыз калдырып.
Кире кайтмыйсың. Көтсәм дә
Күзләремне талдырып.
Төрле хәлләр булгандыр
Яшьлек вакытларында.
Булгандыр шатлыклары да,
Керсез ваклыклары да.
Инде хәзер барып -
Еллар су кебек ага.
Бергә булган чакларны
Сагынып сөйләргә кала.
Яшьлектә кылган гөнаһларны
Кичерә күр. Йа, Хода.
Сиңа бу шигырь юллары
Булсын иде бер дога.
Кыш килде
Колакларны чеметтереп,
Җылы өйгә суык өреп,
Уҗымнарны тунга төреп
Кыш килде, кыш килде.
Таулар ясап балаларга,
Күпер салып елгаларга,
Челтәр элеп агачларга
Кыш килде, кыш килде.
Түбән таба оча чана,
Йөзләп булыр бала-чага.
Ышанмасаң санап кара,
Кыш килде, кыш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев