Әтнә таңы

Бишенче каттан дүрт яшьлек кыз егылып төшеп үлгән

Әлеге фаҗига турында бүген Түбән Кама шәһәренең Гагарин урамындагы 31 йорт янына җыелган йомшак уенчыклар гына искәртә. Аларны монда үлгән кызның туганнары алып килгән. Евсениянең Сергей исемле туганы әйтүенчә, бу көнне гаиләнең барлык әгъзалары да өйдә була. Кыз баланың әнисе әйтүенчә, алар кичке аш ашап утыра торган булганнар. Өстәл яныннан...

Әлеге фаҗига турында бүген Түбән Кама шәһәренең Гагарин урамындагы 31 йорт янына җыелган йомшак уенчыклар гына искәртә. Аларны монда үлгән кызның туганнары алып килгән.
Евсениянең Сергей исемле туганы әйтүенчә, бу көнне гаиләнең барлык әгъзалары да өйдә була. Кыз баланың әнисе әйтүенчә, алар кичке аш ашап утыра торган булганнар. Өстәл яныннан иң беренче булып 4 яшьлек Евсения торып китә һәм йокы бүлмәсенә уйнарга йөгерә.

Баланы балкон астында күршеләр табып ала һәм кичекмәстән «Ашыгыч ярдәм» чакырта. Алар әйтүенчә, кыз бала анда берничә минут ята. Ярдәмгә килеп җиткән табиблар аны тизрәк хастаханәгә алып барырга ашыгалар, ләкин баланың гомере «Ашыгыч ярдәм» машинасында өзелә.

Әлеге хәлдән соң күршеләр әле дә тынычлана алмый. Кыз бала бик шук була һәм шуңа да бу көнне аның үзенең генә калуы да күршеләрне аптырашта калдыра.


Чыганак: efir24.tv

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: