Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәскәдә хәзинә эзләгәннәр

"Без, Түбән Бәрәскә ял паркында, балалар белән хәзинә эзләдек", - дип хәбәр итәләр Бәрәскә мәдәният йортыннан.

 

Әлеге бәйгедә төп нәтиҗәгә килер өчен, этаплап биремнәрне чишәргә кирәк булган. Әгәр бер биремне чишә алмасаң, икенчесенә күчеп булмый дигән шарт куелган. Кыскасы, балалар вакытларын күңелле һәм кызыклы итеп үткәргәннәр. Уен ахырында хәзинәне тапкач, аеруча куанганнар, чөнки балаларны "тәмле сюрпиз" көткән.

Рәхмәт Бәрәскәләргә! Ә бит мондый уеннарны балалар көтеп алалар һәм бик теләп, чын күңелдән катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев