Бәрәскәдә китап укырга яраталар
Бәрәскә авылы китапханәсендә матур әдәбият әсәрләрен яратып укучы, аларга "гашыйк" өлкәннәр түгәрәк өстәл артына җыелды. Китапханәче Айсылу Җамалиева очрашуны башлап җибәреп, китапның кеше тормышында әһәмиятенә, китап укуның зарурлыгына тукталды. Татар китабының тарихы турында сөйләде. Китап ул гыйлем һәм рухи байлык чыганагы. Моның шулай икәнлеген өлкәннәребез кабат раслады. "Мәктәптә уку елларында...
Бәрәскә авылы китапханәсендә матур әдәбият әсәрләрен яратып укучы, аларга "гашыйк" өлкәннәр түгәрәк өстәл артына җыелды.
Китапханәче Айсылу Җамалиева очрашуны башлап җибәреп, китапның кеше тормышында әһәмиятенә, китап укуның зарурлыгына тукталды. Татар китабының тарихы турында сөйләде.
Китап ул гыйлем һәм рухи байлык чыганагы. Моның шулай икәнлеген өлкәннәребез кабат раслады. "Мәктәптә уку елларында ук бездә чын китап укуга карата кызыксыну уянды, без шуннан аерылмыйбыз, кулга китап тотып, аны "тәмләп" укуга ни җитә", - диделәр алар китапның электрон вариантын укуга үз фикерләрен белдереп.
Өлкәннәр язучылардан Мөхәммәт Мәһдиев, Мәдинә Маликова, Нәбирә Гыймадетдинова, Зифа Кадыйрова, Гөлчәчәк Галиева, Гөлсинә Галимуллина китапларын яратып укыйлар икән. Шулай ук һәр язучының иҗатына карата фикерләрен дә белдерделәр. "Әйбәт китап булса, телевизор карау да, ашау да онытыла, укыр өчен вакыты да табыла", - диләр алар. Мәктәптә озак еллар укытучы булып эшләгән Асия апа Садыйкова ,мәсәлән, хәзер дини китапларга өстенлек бирүен, Мөхәммәт пәйгамбәр турында китапны мәчеткә йөри башлаганчы ук укуын әйтте. Ире Габдуллаҗан абыйга да "китап җене" кагылган. Казаннан да алдыртып, үзләре кебек үк Галиевләр гаиләсе белән дә китап алмашып укыйлар. Гадәттә, тормыш турында, мәхәббәт турында китаплар укырга яраталар. Айсылу Төхбиевага китаптагы табигать күренешләре сүрәтләнгән урыннар ошый. Габдуллаҗан Садыйков, Рәис Гәләвиев исә төнлә дә китап укыйлар икән. Ә Илдус Шәмсиев мәктәптә укыган чорда юрган астында фонарь яндырып китап укыганнарын да искә алды. "Кызык җирен тагын бер укыйм әле, дип, китапны яңабаштан укып чыккан вакытлар да була", - ди Тәнзилә Гәләвиева. Шунда ук китапханәче Айсылу Җамалиеваның китапханә өчен үз акчасына да китаплар алып кайтуын әйтеп киттеләр. Китап турында фикер алышу чәй өстәле артында барды. Өлкәннәр шулай ук балаларының да китап укып үсүе турында әйттеләр. Ә менә оныкларының китап укырга бик теләмәүләренә борчу белдерделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 10:09Түбән Көек мәктәбендә шахмат зонасы ачылды Түбән Көек төп гомуми белем бирү мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.700
-
4 март 2021 - 09:05Документсыз, страховкасыз юлга чыкмагыз! Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.3700
-
4 март 2021 - 08:00Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәген әйтте 2020 елда республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерүгә 8 млрд сум акча тотылган.3300
-
3 март 2021 - 20:154 мартка һава торышы һәм ай календаре 4 мартка һава торышы һәм ай календаре.6600
-
3 март 2021 - 19:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.9600
-
3 март 2021 - 18:06Татарстан халкы март аенда өч көн рәттән ял итәчәк 8 Март безнең илдә эшләми торган бәйрәм көне булып санала.3800
-
3 март 2021 - 17:05Якташ шагыйрә белән җылы очрашу Күәм мәктәбендә райондашыбыз Гөлүсә Батталова белән бик җылы очрашу булып узды.7900
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.2700
-
3 март 2021 - 15:10Раяз "Шаян ТВ"да кунакта «ШАЯН ТВ» каналы дуслары белән җанлы очрашуларны дәвам итә.9100
-
3 март 2021 - 13:30Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов призына - Хоккей ярышы узды Олы Әтнә бозында Әтнә районы башлыгы кубогына Хоккей ярышы узды.12300
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.2700
-
2 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:5800
-
2 март 2021 - 16:00"Әтнә таңы" ташламалар ясый8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан "Әтнә таңы" ташламалар ясый.18200
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.109700
-
1 март 2021 - 13:07Безнең Сөмбел "Запорожец"лар ярышында беренче 28 февраль көнне Арча шәһәре ипподромында "Запорожец" автомобильләрендә, әфганчы-сугышчыларның "Сугышчан туганлык" район җәмәгать оешмасы призына ярышлар булып узды.26601
-
1 март 2021 - 12:05Мәктәптә туган телне зурладылар Олы Әтнәнең башлангыч мәктәбендә туган телгә багышлап күңелле чара уздырдылар24700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика