Бәрәскәдә - мастер-класс
Җәмгыять

Бәрәскәдә - мастер-класс

Кичә, 23 апрельдә, авылыбызда китапханә, мәктәп белән берлектә

укучылар өчен бик күңелле файдалы мастер-класс (8+) оештырылды.

Мәктәбебезнең элекке укучысы Розалия Байшугурова балаларны печенье бизәү серләренә өйрәте. 

Үз  куллары белән тудырган бизәкле тәмле печеньеләрне балалар өйләренә алып кайтырган җыенганда укучыларның йөзләрендәге  канәгатьләнү хисен күрү - мастер-классның нәтиҗәле узуын дәлилли иде.

Алсу Хәйруллина,

Бәрәскә авылы китапханәчесе.

Автор фотолары


Нет комментариев