Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәскәнең борынгы мәчете төзекләндерелә - видео

Бәрәскә авылында 1769 елдаТатарстан җирлегендәге төзелгән иң борынгы таш мәчетнең төзекләндерелә башлавын хәбәр иткән идек.

Әлеге  мәчетне торгызу эшенә, иганәчеләрне җәлеп итеп,  борынгы  мәчеттә бүгенге көндә  дә төзекләндерү эшләре дәвам итә. 

Әлеге мәчет төзелеше белән Җәлил хәзрәт Фазлыев та танышып тора.

     Бүгенге көнгә байтак эшләр башкарылса да, әле мәчетне төзекләндереп бетерү өчен зур тырышлык кирәк әле.  Барыбызны да тырышылыгы, бердәмлеге кирәк. Шул исәптән матди ярдәм дә кирәк.

Иганәчеләр белән беррәттән халыктан җыйналган акчалар да шушы төзелешкә тотылып бетеп бара. Ленин исемендәге хуҗалыкның тырышлыгы әйтеп бетергесез. 

Хәлегездән килсә, сез дә булыша аласыз.  Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең “ Кош оясы кадәр генә мәчет төзеткән кешене дә Аллаһы Тәгалә җәннәтле итәр”, дигән хәдисе дә  бар.

 Түбән Бәрәскә авылында әлеге мәчетне торгызуга булышу өчен, Хәйрия фонды да төзелгәнен беләсез . Әлеге фондның директоры - Азат Мансур улы Мөхәммәтҗанов.

 

Хәйрия фондының реквизитлары: 
Благотворительный фонд реставрации «Мечеть,1769 г.» в селе Нижняя Береске 
Атнинского муниципального района Республики Татарстан 
ИНН 1610010153

КПП 161001001

ПАО "АК БАРС" БАНК г.Казань 

Р/С 40703810000220000006 
БИК 049205805 
К/С 30101810000000000805 
Хәйрия фонды директоры: /А.М.Мөхәмәтҗанов/

 

 

 

Бу мәчеттә азан яңгыраганын ишетү һәм анда намаз уку – җирлектә яшәүчеләрнең генә түгел, Республикабыз халкының да хыялы инде.

#хәйрия

#бәрәскәборынгымәчет

 

Мәчетне Түбән Бәрәскә авылы кешесе Ибраһим Борнаев төзеткән. Екатерина II таш мәчетләр салырга рөхсәт биргәч, ул патшага прошение белән бара һәм 1769 елда мәчетне төзетә. Беренче таш мәчет дип аталган Мәрҗани мәчете 1767-1770 елларда төзелгән дип исәпләнә. Моннан чыгып,   Беренче җәмигъ мәчете Мәрҗани мәчетеннән дә бер елга алданрак төзелеп, мөселманнарга хезмәт иткән, дип әйтә алабыз.

   Кызганычка каршы, 1930 елда, Әтнә район үзәге булгач, ул чор хакимиятеТүбән Бәрәскә мәчетен җимереп, кирпечләреннән райком бинасы салырга уйлый. Нәтиҗәдә мәчетнең гөмбәзе, икенче катының бер өлеше җимерелә, ләкин измәсе нык булу сәбәпле, стенаны вата алмыйлар. Вакыт узу белән җимерелгән гөмбәз урынына гади түшәм, фигуралы тәрәзәләргә алмашка туры почмаклы тәрәзәләр генә урын ала. Диварларның җимерелгән өлешен дә элеккеге кыяфәтендә торгызуга ирешә алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев