Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел хаҗга баручылар беренче тапкыр шәхси сертификат алачак

Сертификатлар Россиянең Хаҗ миссиясе заказы буенча бастырылган.

Хаҗ оештыру тарихында беренче тапкыр Мәккә һәм Мәдинәгә юнәлгән мөселманнар хаҗиларның шәхси сертификатларын алачак. Шул хакта Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр советы җитәкчесе Вячеслав Пятков хаҗны оештыруга багышланган киңәшмәдә хәбәр итте. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Сертификатлар Дәүләт билгесе предприятиесендә махсус кәгазьдә Россиянең Хаҗ миссиясе заказы буенча су тамгалары белән бастырылган. Документ биш дәрәҗәдәге саклауга ия.

Һәр аккредитация узган Хаҗ операторы тиешле квотага сертификат алды. Шул рәвешле, документларны тапшырганда һәр хаҗи сертификат алырга тиеш - бу хаҗ кылырга хокук бирә.

Быел хаҗ кылуны аккредитация узган операторлар гына оештыра ала. Алар турында мәгълүматлар Россия Хаҗ миссиясе сайтында урнаштырылган.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/19/188331/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев