Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен түләнмәгән очракта көрәш ысулы турында сөйләделәр

Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов ял көннәрендәге эш икеләтә түләнергә тиеш, дип искәртте.

Бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен икеләтә хезмәт хакы түләнмәгән очракта нинди ысуллар белән көрәшергә мөмкин булуы турында Дәүләт Думасында сөйләделәр. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов эш бирүче ял яки бәйрәм көнендә эшләткән өчен компенсация түләмәгән очракта нәрсә эшләргә кирәклеген искәртте.

Парламентарий ял көннәрендәге эш икеләтә түләнергә тиеш, диде. "Моның өчен хезмәт инспекциясе, прокуратура, суд бар", — ди Нилов.

Ул аңлатканча, беренче чиратта, хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк — анда шикаять каралачак. Эш бирүчегә җитди штраф яный. "Хәзер шактый катгый чаралар күрелә", — дип билгеләп үтте депутат.

Нилов ассызыклаганча, эш бирүче һәм хезмәткәр хезмәт килешүе төзергә тиеш. Әгәр аның шартлары нормага салынмаган графикны һәм ял көннәрендә эшләүне күздә тотмаса, бу артык эш булып санала.
 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/14/195326/

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев