Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чагин: "Конституциягә төзәтмәләр эшче һөнәрләренең абруен күтәрергә ярдәм итәчәк"

Илнең төп документында Россия Федерациясенең гражданнар хезмәтен хөрмәт итүе һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итүе күрсәтеләчәк.

Конституциягә киләчәк төзәтмәләр эшче һөнәрләренең абруен күтәрергә тиеш. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты белән әңгәмәдә «Камаз-Автоспорт» КП директоры Владимир Чагин шундый фикер белдерде.

"Гомумән алганда, Мин Конституцияне яңарту кирәклеген күрәм, ул күчеш  вакытында,  күптән төзелгән иде, ә хәзер, икътисад һәм сәяси күтәрелештән соң, үзгәртү иңтыяҗы  туды. Мин бу юнәлешне хуплыйм. Сүз дә юк, бу әлеге төзәтмәнең төп максатларының берсе — эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру, дип саныйм. Бу безгә, производство вәкилләре буларак, мөһим. Мин спорт дөньясыннан булсам да, без үзебез дә спорт инвентаре ясыйбыз һәм без -  производство коллективы, шуңа күрә болар барысы да эшче һөнәрләренең абруен күтәрергә ярдәм итәчәк дип әйтә алабыз», — дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Ул шулай ук эш бирүченең хезмәт хакын яшәү мөмкин булган дәрәҗәдән түбәнрәк билгели алмавы турындагы төзәтмәнең бер өлешен хуплады.

«Болар барысы да шулай булырга тиеш тә. Эш бирүче  үзенең хезмәткәрен начар шартларда эшләтергә тиеш түгел. Бу бигрәк тә үз-үзеңне изоляцияләү чорыннан соң мөһим булачак. Хәзер дөнья икътисады һәм ил икътисады үзгәрәчәк. Һәм яңадан икътисадны торгызырга кирәк булачак. Бу бигрәк тә гадәти тормышка әйләнеп кайткан чорда мөһим булачак", - дип ассызыклады Чагин.

Искәртеп узабыз, хәзер илнең төп документында «Россия Федерациясе гражданнар хезмәтен хөрмәт итә һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итә»дип язылачак.

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/10-04-2020/chagin-o-popravkah-k-konstitutsii-oni-pomogut-podnyat-prestizh-rabochih-professiy-5732862 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев