Әтнә таңы

Чикләү билгеләре куелган, үтәлми генә

Ике ел рәттән Олы Мәңгәр авылында безнең хуҗалыкка көтелмәгән һәлакәт килеп тора.

Реклама

Йортыбыз Арча-Әтнә юлы янәшәсендә, олы юл буена урнашкан. Ерак түгел юл борылышы. Зур тизлек белән килгән машиналар шул борылышка сыеша алмыйча юлдан очып төшеп, безнең хуҗалыкның коймасына килеп бәреләләр.
Алдагы елны бер машина безнең арканда торган сыерны утыртып, буе белән сетка койманы җимереп, бәрәңге бакчасының уртасына килеп туктады. Аягы сынган, корсагы кабарган сыерны күреп хатын күз яше белән еласа, мин йөрәгем белән еладым. Инде быел тагын шундый ук "Приора" машинасы коймага килеп бәрелде. Хуҗалык корылмаларына бәрелүдән үсеп утырган агачлар гына саклап калган. Борчу-мәшакатьләрдән тыш материал зыян да бар бит.
Хуҗалыкны ел да иминиятлибез. Гомер буе иминият килешүе төзеп килгән оешма, һәлакәт турында хәбәр итүгә карамастан, безгә бер вәкилен дә җибәрмәде. Килгән зыянны капламаса да, килеп фотога төшереп киткән булсалар да, күңел булган булыр иде. Быелгысы елны иминият оешмасын үзгәртергә булдым һәм дөрес эшләгәнмен. Һәлакәт турында хәбәр итүгә килеп җиттеләр. "Ак барс" иминият оешмасының Әтнә бүлекчәсе җитәкчесе Фуат Мансур улы Гарапов үзе килде. Тиешле документ-кәгазьләрне җыйнаганнан соң, бик кыска вакыт эчендә банктагы минем хисапка, зыянны каплау өчен акча да күчереп куйдылар. Аларга рәхмәттән бүтән сүз юк.
Максатым "Ак барс" иминият оешмасын рекламалау түгел, чынбарлыкны бәян итү.
Юл кырыена тиешле чикләү билгеләре куелган. Ләкин никтер үтәмибез, бигрәк тә төнлә белән. Каядыр ашыгабыз. Бу һәлакәткә очраган кешеләр миңа материал зыян китерүдән тыш үзләре күпме зыян күрделәр. Андый хәлләрдән Аллам сакласын.
Асфальт юлдагы борылышлар авыл саен диярлек. Хәрәкәт тизлеген мәҗбүри чикләү җайланмалары урнаштыру мәсьәләсе инде алга килеп баскандыр. Озакка сузмый хәл ителсә, әйбәт булыр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: