Чаллы наркодиспансерының элеккеге баш табибын 14 млн сумга караклык өчен хөкем итәчәкләр
Хәбәрләр

Чаллы наркодиспансерының элеккеге баш табибын 14 млн сумга караклык өчен хөкем итәчәкләр

14 млн сумлык мошенниклык турындагы эш Чаллы судына тапшырылган.

Гаепләү җирле медицина учреждениеләренең берсенең элеккеге баш табибына белдерелгән, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты. «Татар-информ» га билгеле булганча, сүз Чаллы наркодиспансерының элеккеге баш табибы Рамил Сатдаров турында бара.

Тикшерү версиясе буенча, 2017-2025 елларда Сатдаров хезмәткәрләрнең эш вакытын исәпкә алу таблицасына ялган мәгълүматлар һәм башка рәсми документлар керткән. Шуның аркасында ул медицина учреждениесе бюджетыннан 14 млн сумнан артык акча урлаган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ялган документлар нигезендә хастаханә бюджетыннан 4,3 миллион сумнан артык акча күчерелгән. Сатдаровны өй арестына җибәргәннәр, ул гаебен өлешчә таныган.

Гаепләнүченең 17 млн сумнан артык мөлкәтенә арест салынган. Җинаять эше судка тапшырылган.

Татар-информ


Нет комментариев