Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Чиста сайлаулар өчен» корпусы вәкиле: Татарстандагы санэпидемиологик таләпләр ошый

«Татарстанда участокларда хокукый чисталык та, кешеләрнең сәламәтлеккә һәм куркынычсызлыкка хокукы үтәлеше дә тикшерелә. Бу сөендерә», — диде Антон Лукаш.

Социология фәннәре кандидаты, «Чиста сайлаулар өчен» корпусы башкарма комитеты әгъзасы Антон Лукаш Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә коронавирус таралышына каршы куркынычсызлык чараларын югары бәяләде. «Миңа Татарстандагы санитар-эпидемиологик иминлек таләпләре ошый», — диде ул Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә.

«Бик дөрес эш тәртибе, аны дәвам итәргә кирәк. Санэпидемиология куркынычсызлыгы ягыннан таләпләр үтәлеше беренче урында тора торган бурыч. Татарстанда участокларда хокукый чисталык та, кешеләрнең сәламәтлеккә һәм куркынычсызлыкка хокукы үтәлеше дә тикшерелә. Бу сөендерә. Республикада без сүз алып барган методикалар дөрес дигән сүз», — диде Антон Лукаш.

Аның фикеренчә, куркынычсызлык чаралары хокукый конфликт тудырса да, аңа игътибар итмәскә кирәк. Алдан кайгыртып, катгый саклану хәерлерәк, дип саный социология фәннәре кандидаты.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/01-07-2020/chista-saylaular-chen-korpusy-v-kile-tatarstandagy-sanepidemiologik-tal-pl-r-oshyy-5753686

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев