Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чын бисквит пешерү серләре

Күпереп пешкән бисквитны кем яратмый икән. Аннан пирожныйлар, кекслар, торт һәм рулетлар да әзерләп була. Чәй янына менә дигән тәмнүшкә, кремсыз да бик тәмле Бисквит кондитер камыры - йомырка, шикәр комы һәм оннан әзерләнә. Бисквит пешерү серләре 1. Иң отышлы күләм: 6 йомырка, 1 ст. шикәр комы, 1 ст. он,...

Күпереп пешкән бисквитны кем яратмый икән. Аннан пирожныйлар, кекслар, торт һәм рулетлар да әзерләп була. Чәй янына менә дигән тәмнүшкә, кремсыз да бик тәмле Бисквит кондитер камыры - йомырка, шикәр комы һәм оннан әзерләнә.

Вот как выпекают настоящий бисквит! Наконец-то нашла дельный рецепт…

Бисквит пешерү серләре

1. Иң отышлы күләм: 6 йомырка, 1 ст. шикәр комы, 1 ст. он, сода яки 0,5 ч.к. камыр йомшарткыч (разрыхлитель).

2. Күпертер алдыннан йомыркаларны 10-15 минут морозильникта суытып алыгыз.

3. Йомыркаларны тирән савытка салып миксер белән күбрәк өске яктан гына күпертәбез, савытның төбенә ара-тирә генә төшеп алабыз.

4. Йомырканың күләме 4-5 мәртәбә арткач кына шикәр комын аз-азлап өстәп тагын болгатабыз.

5. Миксерны сүндереп, кашык белән болгата-болгата аз-азлап он, сода яки разрыхлитель өстибез.

6. Формага пергамент кәгазе җәеп, камырны агызабыз һәм алдан 180-200 градуска кадәр җылытылган мичкә куеп 40-45 чамасы (мичегезгә карап) пешереп алабыз.

Бисквитны пешергән вакытта мичне ачарга ярамый. Әзер бисквитны табадан алмыйча суытырга кирәк.

Бисквит әзер. Инде үзегезнең фантазиягезне җигә аласыз. Уңышлар сезгә!Вот как выпекают настоящий бисквит! Наконец-то нашла дельный рецепт…Вот как выпекают настоящий бисквит! Наконец-то нашла дельный рецепт…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев