Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә Дәгъват бүлегеннән килделәр

"Коръәннең иңү максаты - аның аятьләре өстендә фикерләргә чакыру", - диде Татарстан Республикасы Диния Назәратенең Дәгъват бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Тимергали хәзрәт.

Өйлә намазыннан соң, район үзәк мәчетенә җыелган халык Тимергали хәзрәт вәгазьләрен, Дәгъват бүлеге белгече Гали хәзрәтнең биргән сорауларга җавапларын, Коръән-хафизлар әзерләүче уку йорты шәкерте Сәетдаутның мөнәҗәтләрен, моңлы итеп Коръән аять-сүрәләре укуын тыңлады.

- Әтнәгә Наил хәзрәт чакыруы буенча икенче тапкыр киләм. Башка районнарда да булырга туры килә. Шунысы куандыра, мәчеткә килүчеләрнең күплегенә караганда, дин юлыннан атлаучылар шактый, - диде Тимергали хәзрәти үзара әңгәмәдә.

Биредә вәгазьләрнең эчтәлеген сөйләүдән мәгънә юк: хәзрәтләр әйткән һәр кыйссаның, һәр сүзнең үтемлелеген йөрәгең аша уздырырга кирәк. Югыйсә, нәкъ хәзрәтләр әйткәнчә, "Балам тәүфыйксыз булып чыкты", - дип зарланырга туры килмәгәе. Кечкенә баламы ул, яшүсмерме, ир уртасымы - мәчеткә килеп вәгазьләнсә, гаять файдалы буласы... Вәгазь - сакал үстерергә дә, начарлыкка да, дөньяви белемгә каршы килергә дә өндәми! Хәзрәт моны аеруча басым ясап билгеләде - әнә бит, шулардан куркыпмы, бер уку йортына кертмәгәннәр аларны.

Коръәннең фикерләргә өндәвен дә мисаллар белән ныгытты. Аңлаешлы, гади вәгазь тыңладык. Кызыксындырган сорауларга да җавап алдык. Хәтта тәкъдим дә булды. Яңа Әтнәдән килгән дин-кардәшебез: "Пәйгамбәребезнең хәдисләр җыентыгын һәр мәчеткә бирсәгез, бик яхшы булыр иде", - диде. Чөнки хәдисләр нигезендә бик күп сорауларга җавап табарга була. Вәгъдә бирмәделәр үзе, тик, "Анысы ук булмас", та димәделәр. Булыр, яхшыга өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм без