Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дусларыбыз иҗаты

ҮЗЕМНЕКЕ КАЛСЫН Бураннарыма чабам бит, Юлымнан туктатмагыз! Ярсыганым кургэн чакта, Үгетлэп, юатмагыз! Показать полностью.. Үз буталыш бураннарым, Чолганыш уземнеке… Язмышка шулай кирэктер, Сынасын түземлекне! Чокыр-чакыр, сикәлтэ юл, Кыялар тезгенлекме?! Үзгэртергэ омтылмагыз, Калсын шул… үземнеке! Башкалар булып яшэргэ Мин кабат туа алмыйм. Чуалып беткэн уйларны Өзэм дэ, кабат ялгыйм! Күз ачкысыз...

ҮЗЕМНЕКЕ КАЛСЫН
Бураннарыма чабам бит,
Юлымнан туктатмагыз!
Ярсыганым кургэн чакта,
Үгетлэп, юатмагыз!

Үз буталыш бураннарым,
Чолганыш уземнеке…
Язмышка шулай кирэктер,
Сынасын түземлекне!
Чокыр-чакыр, сикәлтэ юл,
Кыялар тезгенлекме?!
Үзгэртергэ омтылмагыз,
Калсын шул… үземнеке!
Башкалар булып яшэргэ
Мин кабат туа алмыйм.
Чуалып беткэн уйларны
Өзэм дэ, кабат ялгыйм!
Күз ачкысыз бураннарда
Бары үземне таныйм!

ЯРАТУЫҢ ЖЫРЛАДЫ
Елыштым да бүген кочагына,
Йөрәк тибешеңне тыңладым.
Миңа гына таныш көй чыгарып,
Яратуың сүзсез җырлады...
Сөюеннен кайтавазы булып,
Чишмэ агышлары чыңлады!
Бөтен тәнем, җаным, җепселләрем
Назларына үрелеп, чорналды!
Иркэлэрен упте илереп, шашып...
Ялкыннарым күккэ сибелгэн!
Ачма! Иртә! Чыкмыйм бу рәхәттән,
Калыйм синдэ... бары син белгән!!!
Әйт, Мәхәббәт, акыл җуйдырырдай
Илаһи көч ничек сакланган?!!!
Синең илдә, Сөю, синең белән
Насыйп булсын, язсын атларга!
...Йөрэк тибешендэ һаман шул җыр,
Колакларым, җаным иркәли.
Сөелергэ туган ярым бит Син!
Назларында эрер... иркәң Мин!
Кочагыңны ачма, куркам, җаным,
Адашырмын, чыгып кителсә!
Баш-аяклардан ук чорнап алган
Йомгакларның очы сүтелсә...
Гөнаһ шомлыгына әйләнер бит,
Кемдер шушы татлы мизгелләрне,
Шашып Яратуны... күпсенсә!!!

СӨЮ КОШЫ
Иңемэ килеп кунган да
Сайрый бер кош, җыр суза.
Аңымны йоклаткан моны
Йөрэгем аша уза.
Керфегем сирпеп алдым да,
Мин дә җырга кушылдым.
Сөю кошының сайравы
Томалады хушымны.
Ирек теләп наянкайга,
Җил, давылга атладым.
Томшык иренемэ урелде,
Иңемдэ - канатлары.
Сайравы колагым назлый,
Каурыйлар чәчем тарый.
Җыр бишегендэ тирбэтеп,
Җайлы көйдэ юмалый.
Кылларда көй, моңнар аша
Керфеклэрем санады.
Угры йокымны урлады,
Тынычлыгым югалды.
Йөрәемнен тибешендэ
Сайрар кошымны тыңлыйм.
Яратуына кушылып,
Моңына жавап юллыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев