Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гади һәм куркынычсыз ысул белән Колорадо коңгызын бәрәңгедән чыгардым

Ел саен бакчамда сугыш бара. Кем белән диярсез? Колорадо коңгызы белән! Мин бәрәңгене җәй саен препаратлар сатып алып эшкәртә килдем. Бервакыт аның белән көрәшнең башка ысулларын эзләргә булдым.

Аның яшәү дәрәҗәсе ничек шулкадәр икән? Эш шунда, безнең илдә Колорадо коңгызының табигый дошманнары юк, димәк, үрчергә комачаулаучы берәү дә юк.

Бер җәй дәвамында коңгыз 350-1000 йомырка салырга сәләтле. Шулай ук аның күпьеллык диапаузада булу үзенчәлеге бар. Ә кышларга ул зур тирәнлеккә керә, ә бу, аңлашыладыр, инсектицидлар өчен киртә. Колония уннарча километрга оча ала.

Каядыр Колорадо коңгызына каршы көрәшнең яңа алымы турында укыдым. Бер ярым литрлы пластик шешә алабыз. Капкачына 5 миллиметрлы 5 тишек тишәбез. Шешәгә кайнар су һәм 60 мл каен дегете (Березовый деготь) салабыз. Әлеге эретмә бик майлы консистенциядә, шуңа күрә мондый кулдан ясалган җайланмадан файдалану яхшырак, югыйсә, сатып алынган пульверизатор тиз эштән чыгар.

Мин бу эремәне сипкәч, коңгызлар очып китте, әмма личинкалары калды. Аларны кул белән җыйдым. Хәер, даими рәвештә шушы ысулны куллансаң, личинка да булмаячак, диләр.

Гомумән, бу корткычларга каршы уңышлы көрәш алып барырга мөмкинлек бирүче күп кенә халык ысуллары бар. Шул исәптән башка төр “химия” кермәгән препаратларны сиптерү дә отышлы.

Мәсәлән, әстерхан чикләвеге яфрагы, аның кабыгы төнәтмәләре, ак акациянең киптерелгән тамыры, тирәк яфракларыннан торган төнәтмә, канлы үлән, суган кабыгы, әрем, тәмәке төнәтмәләреннән файдаланырга була. Сибүне җылы һава торышы булганда, җилсез вакытта, аеруча кичен уздыру яхшырак, чөнки кояш инсектицид үзлекләрне тиз бетерә.

Эретмәләр яхшырак ябышсын өчен, аларга сабын, әйтик, хуҗалык сабынын өстәргә була. Һәрвакыт үсемлек эретмәләренең бер төреннән файдаланырга ярамый, чөнки коңгыз ул составка ияләшә һәм аңа тотрыклы була башлый.

Мин әле менә шундый ысулны кулланып карадым. Личинкалар килеп чыкканчы ук, бәрәңгегә кер сабыны һәм көл эремәсе сиптердем. 10 л катнашмага 1 кисәк сабын һәм 2 литрлы көл банкасы кулландым. Яхшы ысул дип таптым. Коңгыз күпкә азайды.

Чыганак: https://zen.yandex.ru/media/dobryidachnik/kak-ia-prostym-i-bezopasnym-sposobom-vyvel-koloradskogo-juka-s-kartofelia-5e254d0dd5bbc300b0aa703e?&utm_campaign=dbr

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/%D0%BA%D0%BE%D0%BB%D0%BE%D1%80%D0%B0%D0%B4%D1%81%D0%BA%D0%B8%D0%B9-%D0%B6%D1%83%D0%BA-%D0%B2%D1%80%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%82%D0%B5%D0%BB%D1%8C-%D0%B6%D1%83%D0%BA-582966/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев