Газетабызның иң өлкән хәбәрчесе Мөршидә Минһаҗ кызы Ваһапованың 11 февраль көнне 90 яшьлек юбилее.
Мөршидә апа эшчән, белемле кешеләре белән дан тоткан, 200 йорты булган Ябынчы авылында әти-әнисенең дүртенче баласы булып дөньяга килә. Аңа кадәр ике абыйсы, бер апасы була. 13 яшендә әтисе вафат булып, ачысын-төчесен күреп, авыл саен йөреп урта белем, аннан педагогия институтында укый, Комыргуҗа җидееллык мәктәбендә татар теле, тарих, география фәнен...
Мөршидә апа эшчән, белемле кешеләре белән дан тоткан, 200 йорты булган Ябынчы авылында әти-әнисенең дүртенче баласы булып дөньяга килә. Аңа кадәр ике абыйсы, бер апасы була. 13 яшендә әтисе вафат булып, ачысын-төчесен күреп, авыл саен йөреп урта белем, аннан педагогия институтында укый, Комыргуҗа җидееллык мәктәбендә татар теле, тарих, география фәнен укыта. 41 ел Ябынчы белән Комыргуҗа арасын җәяү йөрү, шуның өстенә күпме җәмәгать эшләре... Ире Әхәт белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Тулы канлы тормыш белән яшәргә болары да җитәр иде кебек, тик юк, аннан соң Мөршидә апа буламы ул, аның бер генә минуты да буш булырга тиеш түгел, газеталарга хәбәрләр яза башлый ул. Ә бу мәкаләләрне язу өчен күпме йөрергә, күпме кеше белән аралашырга, тагын язарга кирәк. Кайдан көч алды икән Мөршидә апа, сокланырлык. Тик бер нәрсә яхшы аңлашыла: тормышны, кешеләрне яратып яши ул, эшләгән эшеннән тәм таба. Өлкән генә түгел, 70 елдан артык хәбәрче стажы булган Мөршидә апабыз да ул безнең.
Бүгенге көндә дә шундый әле ул, ике көннең берсендә шалтыратып хәл сораша, язмаларын җибәрә: алдынгыларын да, авыллар тарихын да яза. Гаҗәпләнерлек!
Олы юбилее уңаеннан без хәбәрчебезне ихлас күңелдән котлыйбыз. Сәламәт бул, Мөршидә апа, алдагы гомерең бәхетле, ә бәхетең гомерлек булсын! Без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез.
"Әтнә таңы" коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев