10 февраль 2017 яңалыклары
-
Татарстанда табылган кеше калдыкларының шәхесе ачыкланды (фото)
Хәтерләсәгез, Түбән Кама шәһәрендә бер кыз кеше аягына тап булган иде...
-
Американнар техникумга һәм мондагы уку системасына сокландылар (фотолар)
Әтнәгә Америка Кушма Штатларының 4 штатыннан тупланган шактый ишле делегация кунакка килде.
-
"Россия чаңгы юлы" юлларны яба
11 февраль "Россия чаңгы юлы" техникум янында узу сәбәпле, бу көнне иртәнге сәгать 8.00дән 13.00гә кадәр Бәдри Җиһаншин урамы белән тоташкан Новый һәм нариман урамы тирәләрендә юлларны вакытлыча ябып торалар. Игътибарлы булыгыз! Бу хакта Әтнә районы Эчке эшләр бүлегеннән хәбәр иттеләр.
-
“Мин әтинең булышчысы”
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Шул уңайдан "Мин әтинең булышчысы" дигән бәйге игълан иттек. Балаларыбызның әтиләре белән мәш килгән кызыклы мизгелләрен фотога төшереп, тиз арада безгә юллагыз. Нәни булышчыларга башкалар да соклансын. Нәтиҗәсен бергәләп ясарбыз. Фотоларны 26 февральгә кадәр юллый аласыз. Олы Әтнә авылыннан Ризван...
-
Әтнәләр электрон хәбәр – иң ансат юл
Исегезгә төшерәбез - юл кагыйдәләренә кагылышлы автоматик режимда эшләгән махсус чыганаклар тарафыннан теркәлгән штрафлар турында мәгълүмат алуның иң тиз юлы - карар копиясен электрон почта аша кабул итү. Электрон почта аша копияләр алу машина хуҗаларына онлайн режимда түләнмәгән штрафлары турында белергә ярдәм итә. Бу очракта 50 процентлы ташлама белән 20...
-
Әтнә укытучылары кабат бәйгедә
Олы Әтнә мәктәбендә "Ел тәрбия эшләре буенча урынбасар-2017" һәм "Ел сыйныф җитәкчесе-2017" бәйгесе узды. Тәрбия буенча урынбасарлар арасында җиңүне Бәрәзәдән Фирдәвес Әбсәләмова яулады. Икенче урында Күлле Киме мәктәбеннән Римма Сафина, өченчедә - Күңгәрдән Гөлназ Сабирова. Ел сыйныф җитәкчесе исеме Яңа Шашы мәктәбеннән Илнур Сәләховка бирелде. Олы Әтнәдән Гөлара Хабибуллина -...
-
Әтнәләр, сөт бәяләре үсәчәк
Россельхознадзор 1 февральдән төбәкләргә хайваннар йогышлы авырулары буенча статуслар билгеләргә карар кылды. "Кара исемлектә" Татарстан да бар. Россельхознадзор тарафыннан хайваннар чирләү теркәлгән төбәкләрдән сөт кертү чикләнү аркасында Россиядә сөткә бәяләр артуы көтелә. Шулай ук чимал китертүбелән бәйле тоткарлыклар булырга мөмкин, дип яза «КоммерсантЪ». Искәртеп узабыз, Россельхознадзор 1февральдән хайваннар йогышлы авырулары...
-
Кукмара кызы Гүзәлгә ярдәм кирәк
Күп еллар Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәттәшебез Гөлнур Әхмәтшинаның кызы Гүзәл Гобәйдуллина бүгенге көндә райондашларның, изге күңелле кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ. Гүзәл 1987 елгы, ул күппрофильле лицейда белем алган кыз. Аңа табиблар корсак куышыгында метастазалар белән өченче стадия рак диагнозын куйган. Мәскәүдә операция ясату һәм дәвалану өчен...
-
Күпне күргән халык без
Күпне күргән инде халык. Үзәккә үткәне сугыш еллары. Сугыштан соңгы еллар да истән чыкмый. Ни ашарга, ни ягарга, ни кием юк кияргә. Сугыш чоры балаларына нык эләкте сугыш чоры ачысын татырга, ә сугыштан соң безнең малай чак. Хәер эстәп йөрүчеләр дә булды бу чорда. Бик карт бабай «Курамша Сәмигы» дигән...
-
Җенси якынлык турында...
Беренче өлеш:http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=3459 Икенче өлеш: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=3675 Җенси якынлык вакытында, табигый ки, ир кеше активрак хәрәкәтләнә. Һәм кушылуның мөмкинлекләре дә аның үзен ничек тотышына бәйле. Әмма күпчелек ирләр тән якынлыгының кереш өлешенә игътибар бирмиләр. Хатыннарының эроген нокталарын уятмый, аны психологик яктан әзерләми генә тизрәк кушылу җаен карыйлар. Нәтиҗәдә хатын-кыз якынлык кылуга әзерлексез...
-
Йөземле кекс пешерегез
Берәр стакан шикәр комы һәм йөзем, 2 йомырка, 250 грамм каймак, 3 аш кашыгы эретелгән маргарин, 1 чәй кашыгы чәй содасы, я разрыхлитель, 2 стакан он, тәменчә ванилин, манный ярмасы, шикәр оны. Барысын бергә болгатырга, майланган табага манный ярмасы сибеп, камырны агызырга. Пешергәч шикәр оны сибәргә.
-
Газетабызның иң өлкән хәбәрчесе Мөршидә Минһаҗ кызы Ваһапованың 11 февраль көнне 90 яшьлек юбилее.
Мөршидә апа эшчән, белемле кешеләре белән дан тоткан, 200 йорты булган Ябынчы авылында әти-әнисенең дүртенче баласы булып дөньяга килә. Аңа кадәр ике абыйсы, бер апасы була. 13 яшендә әтисе вафат булып, ачысын-төчесен күреп, авыл саен йөреп урта белем, аннан педагогия институтында укый, Комыргуҗа җидееллык мәктәбендә татар теле, тарих, география фәнен...
-
Көн аязучан болытлы
Бүген көн аязучан болытлы булачак. Көн дәвамында җиңелчә кар явуы ихтимал. Һава температурасы -15 градуслар тирәсендә торачак. Җилнең юнәлеше төньяк-көнчыгыштан кичкә таба көньяк- көнбатышка авышучан. Атмосфера басымы терекөмеш баганасының 765 мм.тәшкил итә. Һаваның дымлылыгы 83 % тирәсе Чыганак: gismeteo.ru
-
“ Гонконг” гриппыннан ничек сакланырга?
" Гонконг" гриппыннан ничек сакланырга? Быел гриппның шактый куркыныч төре - H3N2 таралыш ала. Халык арасында аны "Гонконг гриппы" дип йөртәләр. Чөнки ул беренче тапкыр 1968 елда Горконгта "баш күтәрә". (H3N2) - Әлеге төр гриппның Әтнә районына да килеп җиткәнен хәбәр иткән идек инде. ОРВИның киң таралуын да хәбәр итеп...