Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мин әтинең булышчысы”

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 23 февраль - Ватанны сак­лаучылар көне якынлаша. Шул уңайдан "Мин әтинең булышчысы" дигән бәйге игълан иттек. Балаларыбызның әтиләре белән мәш килгән кызык­лы мизгелләрен фотога төшереп, тиз арада безгә юллагыз. Нәни булышчыларга башкалар да соклансын. Нәтиҗәсен бергәләп ясарбыз. Фотоларны 26 февральгә кадәр юллый аласыз. Олы Әтнә авылыннан Ризван...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 23 февраль - Ватанны сак­лаучылар көне якынлаша. Шул уңайдан "Мин әтинең булышчысы" дигән бәйге игълан иттек. Балаларыбызның әтиләре белән мәш килгән кызык­лы мизгелләрен фотога төшереп, тиз арада безгә юллагыз. Нәни булышчыларга башкалар да соклансын. Нәтиҗәсен бергәләп ясарбыз. Фотоларны 26 февральгә кадәр юллый аласыз.

Олы Әтнә авылыннан Ризван Кәримов әтисе Илнурга машина ремонтларга булыша.

"Мин - әтинең булышчысы!"

Газетабызның сайтыннан бәйге барганын күргән идем, без дә катнашып карарга булдык. "Мин - әтинең булышчысы" бәйгесенә бездә дә фото бар. Сәгыйдә кызым балалар бакчасыннан кайтып керүгә, әтисенең кухня стенасын штукатурлаганын күреп, киемнәрен дә алмаштырмыйча, "Әтием, мин сина булышам" дип, тизрэк әтисе янына йөгереп, үзенчә эшли башлый. "Булышчы үсә", дип сокланып карап торабыз.

Гөлгенә САБИТОВА, Кама Тамагы.

Иске Җогып авылыннан Хәбибуллин Инсаф өтисе Илнурга булыша

Мин әтинең булышчысы,

Әтиемне бик яратам.

Мин әтигә булышам,

Җәй көнендә печән җыеп,

Кибәннәргә салышам.

Гөлчәчәк Каюмова, Ары авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев