Әтнәләр электрон хәбәр – иң ансат юл
Исегезгә төшерәбез - юл кагыйдәләренә кагылышлы автоматик режимда эшләгән махсус чыганаклар тарафыннан теркәлгән штрафлар турында мәгълүмат алуның иң тиз юлы - карар копиясен электрон почта аша кабул итү. Электрон почта аша копияләр алу машина хуҗаларына онлайн режимда түләнмәгән штрафлары турында белергә ярдәм итә. Бу очракта 50 процентлы ташлама белән 20...
Исегезгә төшерәбез - юл кагыйдәләренә кагылышлы автоматик режимда эшләгән махсус чыганаклар тарафыннан теркәлгән штрафлар турында мәгълүмат алуның иң тиз юлы - карар копиясен электрон почта аша кабул итү.
Электрон почта аша копияләр алу машина хуҗаларына онлайн режимда түләнмәгән штрафлары турында белергә ярдәм итә. Бу очракта 50 процентлы ташлама белән 20 көн эчендә түләү мөмкинлеге күпкә зуррак. Монда искәрмәләр дә бар әлбәттә. 12.1 һәм 12.8 маддәләрнең 1.1; 12.9 маддәнең 6 һәм7; 12.12 маддәнең 3; 12.5 маддәнең 5; 12.16 мәддәнең 3.1 бүлекләре; 12.24; 12.26 маддәләр һәм 12.27 маддәнең 3 бүлеге әнә шундыйлардан. Административ штраф турындагы карарны үтәү судья яисә карар чыгаручы орган, вазыйфаи зат тарафыннан кире кагылса бу штраф тулы күләмдә түләнә.
Штрафлар турында электрон хәбәр почтагызга килсен өчен транспорт чарасының хуҗасы турында мәгълүмат күрсәтеп гариза-ризалык бланкын тутырырга һәм имзаларга кирәк. Әлеге бланк www.gibdd.tatarstan.ru сайтының "Машина йөртүчегә ярдәм" бүлегендә урнашкан. Бланкны тутырганнан соң ИНН һәм транспорт чарасының теркәлү турындагы таныклыгы копияләре белән бергә Әтнә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсенә килергә яисә хат аша җибәрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев