Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газетага 1546 кеше язылган

"Әтнә таңы" газетасына 2014 елның беренче яртыеллыгына язылып өлгерер өчен дә бармак белән санарлык көннәр калып килә.

Чиртаттагы язылу кампаниясе барышында, "Бүгенге көнгә фәлән кеше язылды", дип газетага хәбәр бастыруга, тугры укучыларыбыз борчылып: "Мин әллә кайчан язылып куйдым инде, нигә сузып йөриләр икән", "Хәрефенә кадәр калдырмый укып барам, эшләп кенә торыгыз", дип редакциягә шалтыраталар. Хәер, төрле кеше бар. Берәүләр "чананы җәйдән әзерләп" куйса, икенчеләр арттан әтәч килеп чукыганчы кымшанмыйлар шул. Соңыннан "Соңга калганмын, газетаны сатып алып булмыймы", дип уфтаналар. Шуңа да ахырдан арлы-бирле сугылырга калмасын өчен, тиз арада газетага язылып калырга ашыгыгыз.
Бүгенге көнгә килгәндә, районыбыз газетасына 1546 кеше язылган.Олы Мәңгәрдә 52, Комыргуҗада - 88, Күәмдә - 194, Күлле Кимедә - 146, Түбән Бәрәскәдә - 184, Түбән Көек тә - 85, күчмә почта бүлекчәләрендә - 435, ә менә Олы Әтнә җирлегендә 337.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Үзегезне район газетасын кулга алып, ләззәтләнеп уку хисеннән мәхрүм итмәгез. 2014 елның беренче яртыеллыгына язылырга ашыгыгыз. Һәрвакыттагыча без сезне тыңларга, көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә әзербез. Бергә калыйк!

Фотода Олы Әтнә почта бүлекчәсе почтальоннары Әлфинур Сабирова, Светлана Хисмәтуллина, Наилә Сабирҗанова.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев