Әтнә таңы

Гибади чишмәсе авыл үзәгенә менгән

Кышлау авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Шакирова шул хакта хәбәр итте.

Чишмә суын авыл үзәгенә кадәр сузып менгезү үзара салым акчасына эшләнгән. Хәзер бу урын мәчет каршында, данлыклы Гибади чишмәсе суын теләгән һәркем авыз итә ала.

Реклама

Моннан тыш, авыл җирлеге һәм күмәк хуҗалык ярдәме белән "Маһитап" чишмәсе дә ремонтланган.

Фото Кышлау авылы мәдәният йорты сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: