Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлләр үстерәбезме?

*Гөл үсеп утырган чүлмәкләрне бер дә кирәкмәгәнгә урыныннан еш алыштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла, шуның өчен дә гөлләрне урыннан еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүләре бар. *Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе ңәм ком салыгыз. * Бүлмә гөлләренә артык күп су...

*Гөл үсеп утырган чүлмәкләрне бер дә кирәкмәгәнгә урыныннан еш алыштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла, шуның өчен дә гөлләрне урыннан еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүләре бар.

*Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе ңәм ком салыгыз.
* Бүлмә гөлләренә артык күп су сипмәгез. Су сибеп 2-3 сәгать вакыт узгач, гөл чүлмәге төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез, югыйсә гөлнең тамырлары черергә мөмкин.
* Үзәктән җылытыла торган йортларда бүлмәләр кирәгеннән артык коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт салыгыз.
* Фикусның яфраклары ялтырап, ямь-яшел торсын дисәң, гөлнең кәүсәсе белән тамыры тоташкан урынына бер бал кашыгы кастор мае сибеп җибәрегез.
* Гөлләр җылылык чыгаручы әйберләрдән ераграк торырга тиеш. Үтәли җил, томан ңәм тәмәке төтене дә аларга зарарлы.
*Балчыктан эшләнгән гөл чүлмәгенә гөл утырту алдыннан аны тәүлек буе суда тотарга кирәк.

Интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев