Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әгүүзү-Бисмилланы дөрес итеп әйтик!

Һәр эшнең башында "Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим"не әйтергә кирәк. Коръән укыр алдыннан "Әгүүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим"не әйтергә, аннан "Бисмилла"ны әйтеп башларга диелә Коръән-Кәримдә. Дини китапларда шундый сүзләр бар: "Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә әйтте: - Үземнең гыйззәтем вә җәләлем (олылык, бөеклек) белән ант итәмен ки: кем дә кем Мөхәммәд өммәтеннән берәү ихлас белән "Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим" дип...

Һәр эшнең башында "Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим"не әйтергә кирәк. Коръән укыр алдыннан "Әгүүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим"не әйтергә, аннан "Бисмилла"ны әйтеп башларга диелә Коръән-Кәримдә. Дини китапларда шундый сүзләр бар: "Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә әйтте:
- Үземнең гыйззәтем вә җәләлем (олылык, бөеклек) белән ант итәмен ки: кем дә кем Мөхәммәд өммәтеннән берәү ихлас белән "Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим" дип әйтсә, аның гамәл дәфтәренә җиде йөз еллык гыйбадәт савабын язармын.
Кем дә кем "Бисмилла"ны димән әйтеп йөрсә, ул кеше утта янмас, дәрьяда батмас, аны елан чакмас һәм агулар зарар бирмәс. Әгәр ул ашаганда "Бисмилла"ны әйтмәсә, шайтан шул кеше белән ашар. Бер кеше өенә керергә теләсә, шәйтан иярер. Әгәр кергән вакытта "Бисмилла"ны әйтсә, шәйтан качар". (Татар календаре, 1995 ел).
"Бисмилла"ның мәгънәсе - мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән башлыймын. Халкыбызның күпчелеге "Әгүзүү-Бисмилла"ны дөрес итеп укымыйлар. Рәттән икешәр торган "ш" һәм "р" хәрефләренең берәрсен генә укыйлар. Югыйсә Аллаһы Тәгаләнең исем-сыйфатлары бозыла. Савап урынына гөнаһлы гамәл кылабыз. Әгәр дә мәктәп укучысы 8 сүздә 4 хата җибәрсә, укытучы аңа симез итеп икеле билгесе куячак. Минемчә, Аллаһы Тәгалә үзенең гүзәл исем-сыйфатларын бозучыны да гафу итмидер.
Коръәнне карап уксык та тәҗвид кагыйдәләрен бозмыйча укуыбыз шикле. Кириллица белән язылганны укучыларның хаталарын санап та бетерерлек түгел. Йа, Раббым! Коръән укыганда җибәрелгән хаталарыбызны, белер-белмәс кылган гамәл-гыйбадәтләребезне гафу итеп, фазылын вә кәрәмен илә кабул кылсаң иде.
Соңгы елларда район күләмендә балалар арасында намаз уку, Коръән уку бәйгеләре үткәрелде. Шундый бәйгеләргә балалар әзерләүче остазлар югарыда язылганнарга игътибарлы булсыннар иде.
Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә тыйганнарыннан тыелып, кушканнарын үтәп, изге максатларыбызга ирешергә насыйп итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев