"Халык контроле"нә Әтнәдән тугыз мөрәҗәгать кергән
Татарстан Республикасының кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле, "Халык контроле" проектының модераторы Сәрия Сабурская Әтнәдә авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Республикабызда әлеге проект 2012 елдан бирле эшләп килә. Нәкъ менә шул елны Президентыбыз тарафыннан Татарстан буенча " Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы турында" Указ кабул ителде. Сәрия ханым әйтүенчә, аларга...
Татарстан Республикасының кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле, "Халык контроле" проектының модераторы Сәрия Сабурская Әтнәдә авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Республикабызда әлеге проект 2012 елдан бирле эшләп килә. Нәкъ менә шул елны Президентыбыз тарафыннан Татарстан буенча " Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы турында" Указ кабул ителде. Сәрия ханым әйтүенчә, аларга бик күп төрле мөрәҗәгатьләр керә. Агымдагы елның апрель аеннан шушы көнгә хәтле генә дә 27 мөрәҗәгать кабул ителгән. Әтнә районыннан "Халык контроле" порталына барысы 9 мөрәҗәгать кергән. Алар, башлыча, юлларга, урамнарны яктыртуга багышланган. "Ачык мохит", юл куркынычсызлыгына кагылышлы сораулар да бар.
Мәсәлән, Олы Әтнә авылының үзәк урамында машиналарга тизлекне киметә торган билге куйдыртуны сорап кергән мөрәҗәгатькә карата тиешле чаралар күрелгән. Биредә тизлекне киметү билгесе куелган, җәяүлеләргә юл аша чыгу мөмкинлеге дә булдырылган. Шулай ук биредә юл хәрәкәте идарәсе инспекторлары даими күзәтчелек итә. Шуңа охшаш мөрәҗәгать "Халык контроле" порталына Әйшияз авылында яшәүчеләрдән дә кабул ителгән. "Асфальт юлдан машиналар югары тизлектә чаба. Шунда ук еш кына балалар да уйный. Тизлекне киметер өчен чара күреп булмас микән",- дип сораганнар алар. Нәтиҗәдә, бу юлга да чикләү билгесе куелган.
Ташчишмә авылында исә халык юлсызлыктан зарланган. Әлеге мөрәҗәгатькә җавап буларак, биредә авыл җирлеге тарафыннан грант хисабына вак таш түшәлә башлаган. Һәм бу эшне 1 октябрьгә хәтле төгәлләргә уйлыйлар. Кунгәр авылында да нәкъ шул ук проблема. Биредә дә юлларны төзәтү авыл җирлеге откан грант хисабына тормышка ашачак. Гомумән, "Халык контроле" порталына безнең районнан кергән мөрәҗәгатьләрнең берсе дә дәлилле кире кагуга дучар булмаган. Алар буенча чаралар күрелгән, ә берничәсе киләчәктәге төзелеш программасына кертелгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 09:05Документсыз, страховкасыз юлга чыкмагыз! Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.2700
-
4 март 2021 - 08:00Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәген әйтте 2020 елда республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерүгә 8 млрд сум акча тотылган.3000
-
3 март 2021 - 20:154 мартка һава торышы һәм ай календаре 4 мартка һава торышы һәм ай календаре.6600
-
3 март 2021 - 19:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.9500
-
3 март 2021 - 18:06Татарстан халкы март аенда өч көн рәттән ял итәчәк 8 Март безнең илдә эшләми торган бәйрәм көне булып санала.3800
-
3 март 2021 - 17:05Якташ шагыйрә белән җылы очрашу Күәм мәктәбендә райондашыбыз Гөлүсә Батталова белән бик җылы очрашу булып узды.7600
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.2700
-
3 март 2021 - 15:10Раяз "Шаян ТВ"да кунакта «ШАЯН ТВ» каналы дуслары белән җанлы очрашуларны дәвам итә.9100
-
3 март 2021 - 13:30Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов призына - Хоккей ярышы узды Олы Әтнә бозында Әтнә районы башлыгы кубогына Хоккей ярышы узды.12300
-
3 март 2021 - 12:06Татарстанда узган тәүлектә 49 кеше коронавирус йоктырган Шул вакыт эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең 18 меңнән артык очрагы теркәлгән.5100
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.2700
-
2 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:5800
-
2 март 2021 - 16:00"Әтнә таңы" ташламалар ясый8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан "Әтнә таңы" ташламалар ясый.18000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.108500
-
1 март 2021 - 13:07Безнең Сөмбел "Запорожец"лар ярышында беренче 28 февраль көнне Арча шәһәре ипподромында "Запорожец" автомобильләрендә, әфганчы-сугышчыларның "Сугышчан туганлык" район җәмәгать оешмасы призына ярышлар булып узды.26401
-
1 март 2021 - 12:05Мәктәптә туган телне зурладылар Олы Әтнәнең башлангыч мәктәбендә туган телгә багышлап күңелле чара уздырдылар24600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика