28 август 2014 яңалыклары
-
Яңа уку елына яңа уңышлар белән
2014-2015 уку елына 9 урта һәм 3 төп белем бирү мәктәбе белән аяк басабыз. Быел Өҗем һәм Бәрәзә мәктәпләре дә төп мәктәпкә әйләнделәр. Яңа уку елына Күшәр төп һәм Күңгәр урта мәктәпләре капиталь ремонт үткәрелгән хәлдә керделәр. Күлле Киме урта мәктәбе җитәкчесе алышынды. Биредә директор итеп Рәдис Рәшит улы Хәмидуллин...
-
Әтнә районының Комыргуҗа авылында яңа балалар бакчасы ишекләрен ачты
Комыргуҗа мәктәбе базасында балалар бакчасы ачылды.
-
"Халык контроле"нә Әтнәдән тугыз мөрәҗәгать кергән
Татарстан Республикасының кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле, "Халык контроле" проектының модераторы Сәрия Сабурская Әтнәдә авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Республикабызда әлеге проект 2012 елдан бирле эшләп килә. Нәкъ менә шул елны Президентыбыз тарафыннан Татарстан буенча " Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы турында" Указ кабул ителде. Сәрия ханым әйтүенчә, аларга...
-
Мәскәү “бишкөнлек”кә күчә
Интернет челтәреннән алган хәбәрләргә караганда, Мәскәү мэры Сергей Собянин гомумшәһәр педагогик советында, яңа уку елында күп мәктәпләрнең бишкөнлек уку режимына күчәчәген хәбәр итте.
-
Яңа бүлекчәдә яңа җитәкче
Махсус боерык нигезендә, Россия эчке эшләр министрлыгының Әтнә полиция бүлекчәсе оештырылды. Хәзер элекке кебек чит районның бүлекчәсе булып тормыйбыз. Шул ук вакытта яңа җитәкче дә билгеләнде. Әтнә полиция бүлекчәсен Ленар Әнәс улы Минһаҗев җитәкли. Моңарчы ул Арча полиция бүлегендә җитәкче урынбасары вазифасын башкарган.
-
“Уку оешмаларында финанс грамотасы көне”
Россиянең финанс базары, аның структурасы, функцияләре, инструментлары һәм ахыргы нәтиҗәләре өлкәсендә белемне арттыру уңаеннан, 5-6 сентябрь көннәрне иртәнге 9дан көндезге 3кә кадәр белем бирү оешмаларында шул исемдәге махсус акцияләр үтә. Социализм чорында, хәтта үзгәртеп кору заманында да бу өлкәдә практик белемнәрне арттыру мөмкинлеге булмады. Хәзерге буын элементар планлаштыруны, үз керемен...