Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа уку елына яңа уңышлар белән

2014-2015 уку елына 9 урта һәм 3 төп белем бирү мәктәбе белән аяк басабыз. Быел Өҗем һәм Бәрәзә мәктәпләре дә төп мәктәпкә әйләнделәр. Яңа уку елына Күшәр төп һәм Күңгәр урта мәктәпләре капиталь ремонт үткәрелгән хәлдә керделәр. Күлле Киме урта мәктәбе җитәкчесе алышынды. Биредә директор итеп Рәдис Рәшит улы Хәмидуллин...

2014-2015 уку елына 9 урта һәм 3 төп белем бирү мәктәбе белән аяк басабыз. Быел Өҗем һәм Бәрәзә мәктәпләре дә төп мәктәпкә әйләнделәр.

Яңа уку елына Күшәр төп һәм Күңгәр урта мәктәпләре капиталь ремонт үткәрелгән хәлдә керделәр.

Күлле Киме урта мәктәбе җитәкчесе алышынды. Биредә директор итеп Рәдис Рәшит улы Хәмидуллин билгеләнде. Ул шушы ук мәктәптә математика һәм физкультура фәннәреннән укыта.

Укытучыларның быелгы август конференциясе дә күңелле сюрпризларга бай булды. Яңа Шашы урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илшат Газыйм улы Закиров, Олы Әтнә урта мәктәбенең рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Лилия Рәфкать кызы Гарипова Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасына, Күшәр төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зөлфия Гарифулла кызы Сәфәрова күкрәк билгесенә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев