Әтнә районының Комыргуҗа авылында яңа балалар бакчасы ишекләрен ачты

Комыргуҗа мәктәбе базасында балалар бакчасы ачылды.
Бу уңайдан мәктәпнең спорт залында тантаналы чара оештырганнар. Мәктәп көче белән бик матур концерт әзерләгәннәр. Җыелган авыл халкы, әти-әниләр, кунаклар залга кергән бакчаның булачак хуҗалары - нәни балаларны кул чабып каршыладылар. Нәниләр белән аралашырга да өлгердем. 5 яшьлек Камил бакчаны карап чыгарга да өлгергән. Йөзенә горурлык хисе чыгарып: "Бик ошады", - ди. Янә бер кечкенә кыз бала: "Бакчага үзем теләп йөрим. Анда бик матур", - диде. Дөрестән дә, сокланырлык, яңа кайтарылган җиһазларга исең китәрлек! Ә матур бүлмәләре, җылы идәне һәм бакчаның яктылыгы хакында төзелеш барышында ук язган идек.
- Әлеге бакча Татарстанда гамәлдә булган күп программаларның берсе нигезендә төзелде. Төзүче егетләр бик тырыштылар. Бакчагыз бик матур булды, тик мәктәбегез генә искереп бара. Киләчәктә анысын да ремонтларбыз, ышанып торыгыз. Өметсез шайтан гына... - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Нуриев ачылыш тантанасында.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова да авыл халкын бәйрәм белән котлады:
- Бакча ачылу авыл өчен зур тантана. Бу бакча озын гомерле булсын иде, - дигән теләк белдерде.
"Шахтер" хуҗалыгы җитәкчесе Әнәс Хәкимов та бәйрәм белән котлады. Бер уңайдан сабыйларга изге теләкләрен җиткерде. Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Гөлсинә Мөхәммәтҗанова да бакча ачылуның ата-анага гына түгел, ә мәктәпкә дә файда китерәсен ассызыклады.
- Депутатлыкка кандидатлар белән очрашканда халыкның әллә ни гозере булмады. Чөнки, капкадан чыгуга - асфальт юл... Бердәнбер борчуыбыз шушы бакча иде, - диде.
Мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева бакча персоналы белән таныштырды. Бакчаны мөдир Фәридә Шаһиева җитәкли, Алинә Әхтәмова тәрбияче вазифаларын башкара, пешекче - Раилә Сабирова.
Зур куаныч, бакча ишеген Комыргуҗаның 20 баласы ачып керәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 апрель 2021 - 19:05Күңгәр мәдәният йортында спектакль куйдылар Күңгәр мәдәният йортында "Фәрештә" спектаклен сәхнәгә куйдылар.8701
-
19 апрель 2021 - 17:55Татарстан эшмәкәрләре «ФОТ 3.0» программасы буенча 721 млн сум алдылар Хәзерге вакытта яңа ташламалы кредит программасы буенча 3% ка - “ФОТ 3.0” банклар тарафыннан Татарстан эшмәкәрләреннән 721,3 млн сумга 272 гариза канәгатьләндерелгән.3800
-
19 апрель 2021 - 17:00Әтнәдә шахмат ярышы булып узды 18 - апрель көнне Әтнә районы беренчелегенә ир - егетлэр һәм хатын - кызлар арасында шахмат ярышы үткәрелде.7700
-
19 апрель 2021 - 15:25Көрәш нәтиҗәләре " Ашыт " спорткомплексында Спартакиада кысаларында укучылар арасында көрәш бәйгесе булып узды.7500
-
19 апрель 2021 - 14:15Татарстанда коронавирусның 33 яңа очрагы ачыкланган Пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 20068 тапкыр куелган.5500
-
19 апрель 2021 - 12:05Зәлияне уңышы белән котлыйбыз Казан шәхәрендә XII Халыкара конкурс - балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале булып узды.8200
-
19 апрель 2021 - 11:15Ковидтан прививка ясатучылар өчен экспресс-тест уйлап тапканнар Тикшеренү узу өчен бер тамчы кан җитә.13800
-
19 апрель 2021 - 10:05Юл - йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары һаман кимеми Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.7000
-
19 апрель 2021 - 08:55Татарстанда юлларны ремонтлауга илкүләм проект буенча 12 млрд сум тотылачак Юл-төзелеш эшләре республиканың барлык зур шәһәр агломерацияләрендә узачак.6100
-
19 апрель 2021 - 08:30Республика табигатьне саклау акциясе "Татарстанның чиста урманнары " 2021 елның 19 апрелендә Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе старт ала.2900
-
7 апрель 2021 - 08:56Аккошлар кайтты
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
13 апрель 2021 - 08:00Татарстанның авыл халкы 10 млн сумлык бушлай үсентеләр һәм орлыклар алачак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 млн сум акча бүлеп бирү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан карар кабул ителде.17900
-
12 апрель 2021 - 15:33Әтнә районы хуҗалыклары яхшы әзерлек күрсәттеләр Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренә керештеләр.21900
-
19 апрель 2021 - 13:20Безнекеләр!«Созвездие-Йолдызлык 2021» эстрада сәнгате ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы башланды.12500
-
18 апрель 2021 - 16:40Каен суының нинди зыяны бар? Табиб әйтүенчә, яңа җыелган каен суын саклап булмый диярлек, чөнки ул хәтта суыткычта сакласа да, икенче көнгә үк әчергә мөмкин.18000
-
17 апрель 2021 - 15:10Ун тәүлеккә озатылган Район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 1-11 апрель көннәрендә юлларда барлыгы 44 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.16900
-
17 апрель 2021 - 16:17Ураза тотучы кызларга бизәнергә, егетләргә сакалга май сөртергә ярыймы? Уразалы кешегә мәкруһ булмаган нәрсәләр Диния нәзарәте сайтында язылган.15300
-
18 апрель 2021 - 13:15Әтнә театрында Күңгәр мәктәбе укучылары кунакта Г. Тукай исемендәге Әтнә татар драма театрыны "Беренче мәхәббәт" спектаклен карарга Күңгәр мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары килгән иде.15000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика