Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәер-фатиха алып, эшкә тотындылар

Атна башында "Ленин" хуҗалыгында язгы чәчүгә керештеләр. - Берәр көн көтсәк тә булыр иде, соңга калуыбыз бар, - диде хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин, "Иртәрәк булмасмы?" дип кызыксынуыма җавап итеп. Фәлсәфи җавапның мәгънәсенә төшенергә теләп, юл буе уйланып кайттым. Икенче көнне иртән яңгыр төшкәли башлагач, аңладым мин аны... "Өстәвенә, соңгы басуларны...

Атна башында "Ленин" хуҗалыгында язгы чәчүгә керештеләр.
- Берәр көн көтсәк тә булыр иде, соңга калуыбыз бар, - диде хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин, "Иртәрәк булмасмы?" дип кызыксынуыма җавап итеп.
Фәлсәфи җавапның мәгънәсенә төшенергә теләп, юл буе уйланып кайттым. Икенче көнне иртән яңгыр төшкәли башлагач, аңладым мин аны... "Өстәвенә, соңгы басуларны чәчкәндә җирдәге дым да кипшергән булырга мөмкин", - диде хуҗалык җитәкчесе икенче көнне узган әңгәмәдә.
Бәрәзә өстендәге 103 гектарлы басу янында күп санда трактор-машиналар, бер читтәрәк ике дистәгә якын кеше җыелган. Хуҗалык җитәкчесе, белгечләр, механизаторлар янәшәсендә хаҗилар - Гарәфетдин һәм Әдһәм хәзрәтләрне дә күреп, гаҗәпкә калдым. Миннән ким гаҗәпләнмәгән җитәкче: "Каян белеп килдегез?" - дип каршы алды. Сүзне хәзрәтләргә бирде ул. Ә алары:
- Чәчүне тиз арада төгәлләргә язсын. Шифалы яңгырлар яусын, елларга иминлек килсен, - дип изге теләкләр белән, язгы чәчүне башларга хәер-фатиха бирделәр. Нәфел намазын да укыдылар.
- Борчак чәчәбез. Елдагыча, аксакаллардан хәер-фатиха алып эшкә тотынабыз, - диләр чәчүче егетләр.
Илнар Биктимеров "ХОРШ" культиваторы таккан "Нью Холланд" белән җирне эшкәртә. Артыннан "СЗП"да Владислав Петкевич белән Айрат Сәмигуллин, Әхмәт Хәйруллин, Рөстәм Сираҗиев борчак чәчәләр. Соңыннан "ДТ-75" тракторында Равил Хәкимов катоклый. Шөкер, изге эшкә тотындылар, ахыры хәерле булсын... Шулай булыр да: басудан кайтырга кузгалганда илаһи матурлык - тракторлар гөрелтесе һәм кайдадыр күктә сайраган тургай тавышы озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчү