Хәер-фатиха алып, эшкә тотындылар
Атна башында "Ленин" хуҗалыгында язгы чәчүгә керештеләр.
- Берәр көн көтсәк тә булыр иде, соңга калуыбыз бар, - диде хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин, "Иртәрәк булмасмы?" дип кызыксынуыма җавап итеп.
Фәлсәфи җавапның мәгънәсенә төшенергә теләп, юл буе уйланып кайттым. Икенче көнне иртән яңгыр төшкәли башлагач, аңладым мин аны... "Өстәвенә, соңгы басуларны...