Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иренең сөяркәсенең "кирәген" биргән

Башкортостанның бер авылында янгын чыккан. Шәхси агач йортка утны көнчел хатын төрткән.

Тикшерү ачыклаганча, 43 яшьлек хатын күршесенә ирен эзләп кергән. Тегесе аны өйгә кертмәгән һәм ирнең анда юклыгын белдергән. Әмма хатын моңа ышанмый һәм көндәше йортының тәрәзәләренә таш һәм кирпеч ыргыта башлый, электр чыбыкларын кисә, электр счетчигын вата. Әмма моның белән генә дә тынычланмый әле ул.

Күпмедер вакыттан соң ачулы хатын көндәшенең йортына кире әйләнеп кайта, ә хуҗабикә аннан куркып чыгып кача. Тиздән качкан хатынга өе януы турында шалтыратып әйтәләр. Янгын йортны тулысынча юкка чыгарган.

Җинаятьтә шикләнелүче 43 яшьлек хатын үз гаебен таныган. Милекне аңлы рәвештә юк итү яисә зыян китерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев