Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Мәңгәр Яңа елны каршылый

Яңа ел җитәргә санаулы көннәр, санаулы сәгатьләр генә калып бара.

Мәдәният йортларында бәйрәм концертлары уза да башлады инде. Иске Мәңгәрдә Яңа елны кичә каршыладылар.

Бәйрәм кызыклы тамаша белән башланып китте.Клуб мөдире Алфир Шакиров һәм Иске Мәңгәрдән Илгизәр Мөхетдинов, Рөстәм Хафизов, Айгөл Габдрахманова, Гөлия Хафизова халыкның күңелен ачтылар. Аларга өстәп Шүрәле белән Су анасы да кунакка килгән иде. Авыл үзешчәннәре - яше - карты кичәне җыр- моңга күмде. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте. Гөлсинә Шакирова оештырган уеннарда да һәркем бик теләп катнашты.

Гөлшат Гарифҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев