Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Искечә Яңа ел табынына - яңача тәмле торт

Бәйрәмнәр акрын гына узып бара. Ә алда - яңалары көтә.

Безнең тәмле тамакларыбыз рецептларын яратып өлгергән аш-су остасы Лариса Шәвәлиева сезгә өр- яңача торт әзерләү рецептын тәкьдим итә.
Камыр өчен:5 йомырка,1 стакан песок,0,5 чәй кашыгы ванилин,1 стакан он һәм 0,5 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч( разрыхлитель).
Крем өчен: 1 пакет 20 %каймак һәм 1стакан өймичә шикәр комы,яхшылап болгатабыз.
Пропитка өчен: 0,5 стакан су белән 0,5 стакан шикәр комын кайнатып,суытабыз,тугәрәкләп кискән камыр өстена кашык белән салып чыгабыз бик каты юешләмичә генә.
Бисквитның аскы өлешен тәлинкәгә жәярлек итеп кисәбез,калган камырны шакмаклап эре кисәкләр итеп турыйбыз.
Һәр бер кисәкне кремга манып тезеп чыгып,калган кремны өстенә сибеп бетерәбез,шоколад уып салабыз.
Кичтән ясап суыткычка куябыз да,иртәнгә әзер.
Сез дә ясап сыйланыгыз,бик тәмле килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев