Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Капка алларыгыз чистамы?

Булмаса, кулыгызга көрәк, чалгы алыгыз. Анысы да булмаса, урак. Элегрәк, бүгенге замана уңайлыклары булмаганда, әнә шул урак белән печән дә җыйганнар, капка алларын, ызаннарны да чиста тотканнар әбиләребез. Чалгыны да чит итмәгәннәр. Заманалар үзгәрдеме, ялкауландыкмы, әллә алма пешеп, авызга төшкәнне көтәбезме - авыл урамнарыннан үткәндә әнә шундый уйлар килә башка....

Булмаса, кулыгызга көрәк, чалгы алыгыз. Анысы да булмаса, урак. Элегрәк, бүгенге замана уңайлыклары булмаганда, әнә шул урак белән печән дә җыйганнар, капка алларын, ызаннарны да чиста тотканнар әбиләребез. Чалгыны да чит итмәгәннәр. Заманалар үзгәрдеме, ялкауландыкмы, әллә алма пешеп, авызга төшкәнне көтәбезме - авыл урамнарыннан үткәндә әнә шундый уйлар килә башка. Чөнки яңгырлардан соң капка төпләре, койма буйларында "урман"булып кычыткан, әрекмән, үләннәр котыра. Арасына да кереп булмаслык җирләр дә күренгәли.

Өегезгә авыл җирлеге хезмәткәрләре килеп әйткәнне көтмичә, алар инде йөри, бу байлыктан чистарына башлыйк! Оешмалар килеп чабар әле, дип тә көтеп утырмагыз, хезмәткәрләр хәзер поста йорт урыннарын, кулына чалгы тота алмаган ялгыө әбиләрнең йорт алаларын гына чистартачаклар. "Авыл җирлегенә кергән авыл халкына әйтә башладык. Аңлатабыз. Һәркем үзенекен үзе чабарга тиеш. Оешма хезмәткәрләре йорт хуҗаларының исләренә генә төшерәчәк, алар кереп кисәткәнне дә көтеп утырмасалар яхшы, чөнки үзләре яшисе җир",- дип кисәтә Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Миңлегөл Фазлыева да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев