Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Картлар йорты....Салкын диварлары.

Картлар йорты. Картлар йорты....Салкын диварлары. Тәрәзләрдә моңсу карашлар. Кемнәрнедер язмыш кыерсыткан, Кемнәрнедер "артык" яраткан. Беркемгә дә кирәк түгел алар.... Карашлары моңсу шуңарга. Шөкер, диләр җылы бүлмә....ашы, Ярый әле картлар йортында Салкыннарда өшеп туңмыйбыз ,дип Үз - үзләрен алар юата.... Уйларында ,балалары әйткән . "Артык" , дигән усал сүз ята. Михерсезме...

Картлар йорты.
Картлар йорты....Салкын диварлары.
Тәрәзләрдә моңсу карашлар.
Кемнәрнедер язмыш кыерсыткан,
Кемнәрнедер "артык" яраткан.
Беркемгә дә кирәк түгел алар....
Карашлары моңсу шуңарга.
Шөкер, диләр җылы бүлмә....ашы,
Ярый әле картлар йортында
Салкыннарда өшеп туңмыйбыз ,дип
Үз - үзләрен алар юата....
Уйларында ,балалары әйткән .
"Артык" , дигән усал сүз ята.
Михерсезме безнең җанар әллә?
Ташка әверелгән бәгырьме?
Гомер биргән әти әниеңне
Тәрбияләү шулай авырмы???
Әллә күпме гомер калмагандыр
Кадерләрен нигә белмибез?
Характеры яман аның ,диеп
Үзебезгә сылтау эзлибез.
Картлык килер безгә исән булсак
Кайтавазлар булып кайтмасмы.
Безнең ул һэм кызлар ачу итеп,
Картлар йортларына атмасмы?
Безгә гомер биргән кешеләрне.
Рәнҗетмәгез ,яра салмагыз!
Картаясы көнәр җиткән чакта .
Искә төшәчәген аңлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев