Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан елга портының яр буе төзекләндерелә, катерлар өчен причал һәм күперләр була

Казан мэры Илсур Метшинга Порт урамы янындагы территорияне комплекслы яңарту концепциясен тәкъдим иттеләр.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан елга порты янында 9 километрлы ярны төзекләндерәчәкләр, катерлар өчен причал һәм күзәтү күперләре булдырачаклар. Бу хакта Казан мэриясендә узган утырышта хәбәр иттеләр.

«Тугыз километр озынлыкта яр буен төзекләндерү каралган. Башня краннары сәнәгать тарихы турында искә төшерү буларак калдырылачак. Яр буенда арт-объектлар барлыкка киләчәк. Шулай ук концепция ике яр буен тоташтыручы күпер төзүне күздә тота. Биш километрга якын яңа юл төзү һәм гамәлдәге тугыз километрдан артык юлны транспорт һәм җәяүлеләр өчен заманча модернизацияләү күздә тотыла», — диде шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.

Мәйданы 250 гектарга якын булган территория Порт урамы янында, Идел ярында урнашкан. Совет чорыннан ук биредә складлар, гаражлар, йөк суднолары өчен урыннар һәм элеватор базасы булган. Шул вакыттан бирле бары тик ике бетон заводы һәм арендага тапшырыла торган бина гына эш хәлендә калган.

Элеватор бинасын җәмәгать объектына әверелдерү планлаштырыла. Мәсәлән, яшьләр үзәге. Гаваньдагы иске башня краннары һәм корабльләр шунда калачак, аларда кафе һәм музейлар барлыкка килергә мөмкин. Кече суднолар өчен махсус тукталу урыны булдырачаклар.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов архитекторларга сәнәгать зоналарын ничек итеп шәһәрне бизәп тора торган урыннарга әверелдерү мөмкин булуы турында уйларга кушкан иде.  

Чыганак:

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/05-08-2020/kazan-elga-portyny-yar-bue-t-zekl-nderel-katerlar-chen-prichal-m-k-perl-r-bula-5761424

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев