Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан халыкара мөселман киносы фестивале башланды

Белмичә калмагыз.

Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале дөнья премьерасы булган фильм белән ачылачак. Бу хакта бүген кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова кинофорумга багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

“Безнең кинофестивальдә дөнья премьерасы булган юк иде. Быел без кинофестивальнең ачылу фильмы итеп Үзбәкстан режиссеры Әбдехәлил Мигънәровның “Имам Әбу Иса Мөхәммәт Тәрмизи” фильмын күрсәтәбез. Фильмны караганнан соң аның режиссеры белән аралашырга да мөмкин”, - диде Миләүшә Айтуганова.

“Фильм гомере буе хәдисләр җыеп, китап быстырып чыгарган фән эшлеклесе турында. Бөтенегезгә карарга тәкъдим итәм. Үзбәкстанда бик яхшы фильмнар төшерә башлаганнар”, - диде ул.

Фильм конкурстан тыш программада тәкъдим ителә. Шунлыктан аның турында алдан фикер әйтү мөмкинлеге бар. Казан кинофестивалендә катнашкан башка фильмнар турында аның программа директоры Сергей Лаврентьев та, жюри рәисе Серик Апрымов та бер сүз дә әйтмәделәр.

  • Казанда халыкара мөселман кинофестивале башланды.

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/24/185165/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев