Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган парад

Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Бу минутларда Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан тантаналы парад башланып китте.

Биредә тантана ачылганчы ук, мәйданда Җиңү парадында катнашучы шәхси состав тезелгән иде. Парад рәсми рәвештә ачылгач, мәйданга Россия, Татарстанның дәүләт әләмнәре, Җиңү байрагы чыгарылды.

Бу вакытта Татарстан улларының Ватанны сакларга китүе турында сөйләнде. Республикадан 700 меңләп кешенең сугышка киткәнен, аларның яртысының яу кырында ятып калганы, якташларыбызның 200 меңенең - орден һәм медаль иясе, 250 дән артыгының Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалерлары булуын билгеләп үтелде.

Казан гарнизоны хәрбиләре парады башланганчы, тантанада катнашучылар Мәскәүдәге Кызыл Мәйданда барган Җиңү парады күренешләрен, РФ Президенты Владимир Путинның Җиңү көне белән котлавын туры эфирдан күзәтте. 

Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөек Ватан сугышы ветераннары, казанлылар һәм башкала кунаклары катнаша.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/09/185984/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев