Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кисәтү, саклау, прививкалау

23 апрельдән 30ына кадәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европа илләрендә иммунизация атнасы уза. Анда Татарстан Республикасы да катнаша. Бу чараның төп максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын профилактик прививкаларның мөһимлегенә җәлеп итү, иммунлаштыруның өстенлекләрен аңлату. Һәр кешенең гомерендә бер тапкыр булса да профилактик прививка ясатканы бар. Шуның нәтиҗәсендә генә бик...

23 апрельдән 30ына кадәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европа илләрендә иммунизация атнасы уза. Анда Татарстан Республикасы да катнаша.

Бу чараның төп максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын профилактик прививкаларның мөһимлегенә җәлеп итү, иммунлаштыруның өстенлекләрен аңлату.
Һәр кешенең гомерендә бер тапкыр булса да профилактик прививка ясатканы бар. Шуның нәтиҗәсендә генә бик күп җитди йогышлы авыруларны булдырмау мөмкин. Һәм моны фактлар раслый. Республикада соңгы ун елда дифтерия, полиомиелит, столбняк авырулары күзәтелмәде диярлек. Эпидемик паротит, кызамык, кызылча белән авыру очраклары күпкә сирәгәйде. Бу авырулар белән күпләп чирләү теркәлми.

Уңышлар еш кына медицина хезмәткәрләрен дә, халыкны да тынычландыра. Эпидемиологик хәлнең тотрыклы һәм имин булуы шартларында кешеләрдә иммунлаштыруның зарурлыгына шик туа, прививка ясатудан баш тарту очраклары арта. Нәтиҗәдә, күптән юк ителгән йогышлы авырулар "кайта". Мәсәлән, 90нчы елларда дифтерия эпидемиясе таралды, Таҗикстанда 2010 елда полиомиелит буенча хәл катлауланды, бүген кызамык белән авыру ихтималы юк түгел.
Моннан тыш, халыкның контрольгә алынмаган катламы бар. Алар - прививкадан баш тартучылар, ассоциаль яисә дини гаиләләр, аерым яшәү урыны булмаган кешеләр, мигрантлар, вакытлыча эшләүчеләр. Аларга прививка ясау бик авыр, еш кына мөмкин дә түгел.


Европа иммунлаштыру атналыгының чаралары халыкны профилактик прививкаларны ясату зарурлыгына инандыруга юнәлтелгән. Атналык кысаларында медицина хезмәткәрләре халыкка профилактик прививкаларның әһәмияте, йогышлы авырулар белән көрәштә ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләячәк, "түгәрәк өстәл"ләр оештырылачак, "кайнар элемтә" телефоннары эшләячәк. Мәгариф учреждениеләрендә, югары уку йортларында сораулар һәм җаваплар кичәләре, сәламәтлек дәресләре үтәчәк. Йөкле хатыннар, яшь аналар, халыкның контрольгә алынмаган катламы (тәгаен яшәү урыны булмаган кешеләр, мигрантлар, һ.б), прививка ясатудан баш тартучы гаиләләр белән эшләүгә аерым игътибар биреләчәк.

Ата-аналар шуны онытмаска тиеш, йогышлы авырулардан прививка ясатылмаган бала кызамыктан өзлегеп калырга, энцефалиттан үзәк нерв системасы какшарга, хәтта вафат булырга мөмкин. Коклюш белән авырганда 1-2 ай дәвамында бума ютәлдән интегә, коклюш энцефалиты үткәрергә мөмкин. Дифтерия йоктыра ала, ә аннан прививка ясалмаган һәр унынчы авыру үлә. Полиомиелит үткәреп, гомерлеккә гарип калуы, вафат булуы ихтимал. Ул туберкулездан якланмаган була. Эпидемик паротит үткәргән малайның баласы киләчәктә булмавы ихтимал. Кызылча йоктырган бала авыруны җиңел үткәрсә дә, соңрак ул буыннар авыруына китерергә мөмкин. Йөкле хатыннарның яралгысына зыян килә. В гепатиты йоктырганда хроник гепатит, бавыр циррозы яисә яман шеш авыруына дучар була ала. Җәрәхәтләнгән очракта столбнякка каршы сыворотка алырга мәҗбүр булачак, ә моның анафилактик шокка китерүе бар. Столбняктан прививка ясатмаган балаларның һәм өлкәннәрнең хәтта кечкенә җәрәхәттән дә үлеп китүе ихтимал.

Республикада балалар һәм өлкәннәрнең зур күпчелегенә профилактик прививкалар ясалган. әмма халыкның йогышлы авыруларга бирешүчән төркеме бар. Йогышлы авыру тудыручы вируслар һәм микроблар тирә-як мохиттә бар, прививка ясалмаган кешеләр саны арткан очракта аларның активлыгы артып, эпидемия килеп чыгарга мөмкин. Шулай булгач, прививкадан баш тартмагыз! Үзегезгә дә, балаларыгызга да прививкалар ясатыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев