22 апрель 2018 яңалыклары
-
Безнекеләр булдыра
Бүген "Туган телем - Тукай теле" Россиякүләм фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды. 21-22 апрель көннәрендә Казанның "Юность" мәдәният йортында узды. Конкурс яшь буенча дүрт категориядә үтте. Анда 5-7, 8-11, 12-15, 16-30 яшьлекләр көч сынашты. Беренче көнне нәфис сүз сөйләүчеләр ярышса, икенче көнне үзләрен вокал һәм әдәби театр өлкәсендә сынаучылар сәхнә тотты....
-
Иртәгә дә сак булыгыз
Һава торышы 23 апрельдә төнлә һәм көндез бозылачак. (Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте. 23 апрельдә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән җилнең секундына 17 метрга кадәр көчәюе, шулай ук урыны белән...
-
“Кәҗә белән Сарык”ны яраттык
Кичә, 20 апрельдә, Әтнә дәүләт драма театры артистлары Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясендә чыгыш ясап, Тукай әсәрләренә нигезләнгән Кәҗә белән Сарык маҗаралары дип аталучы музыкаль әкиятне күрсәттеләр. Тамашаны балалар да, укытучылар коллективы да бик яратып кабул итте.Тукаебыз туган көннәре алдыннан бу спектакль балаларга зур бүләк булды. Хөрмәтле Әтнә театры артистлары!...
-
"Майлар җиткәнче, эшләр киткәнче"
Бәрәскәдә була инде ни булмаса, уйлыйлар да, эшлиләр дә. Урам концертлары белән бер хәйран калдырганнар иде, инде яңасын уйлап тапканнар. Менә шундый исемдәге музыкаль-юмористик концерт-тамаша куйганнар алар. "Без, тамашачылар, бу юлы нинди кызыклы әйбер күрсәтерләр икән дип киләбез инде хәзер мәдәният йортына. Рәхәтләнеп карадык, бер дигән ял булды бу", -...
-
Татарстанга җил-давыл якынлашу сәбәпле, коткаручылар тулы әзерлектә тора
Янгын сүндерү-коткару гарнизоннары җитәкчеләренә Гадәттән тыш хәллләрне булдырмау һәм нәтиҗәләрен бетерү буенча комиссия утырышын уздыру йөкләнгән. (Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда көчле давыл чыгу ихтималы булу сәбәпле, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар тулы әзерлектә тора. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр...
-
Зөлфәт Хәйруллин истәлегенә - көрәш (фотоларда)
Кичә "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә әфганчы, Күшәр егете Зөлфәт Хәйруллин истәлегенә көрәш бәйгесе узды. Җиңүчеләрне хәрби комиссар белән район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова котлады. Тулысын газетадан укырсыз.
-
Татарстанда көчле җил булу ихтималы турында кисәтелә
Татарстан Гидрометеорология идарәсе якындагы өч сәгатьтә республикада көньяктан бик көчле җил көтелүен, аның секундына 20-25 метрга җитәчәген җиткерә. (Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда көчле җил булу куркынычы турында кисәтү таратылды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Татарстан Гидрометеорология һәм...
-
«Мулла» фильмы татарны да, Әтнәне дә танытачак әле
Кичә Әтнә дәүләт драма театры бинасында күп өлеше безнең Әтнә җирлегендә, Күәм авылының Әнис Галләмов йортында, Күңгәр авылында төшерелгән "Мулла" фильмының премьерасы булды. Фильмның баш продюсеры Миләүшә Айтуганова әйткән сүзендә торды, фильмны беренче булып Әтнә тамашачылары карады. "Мулла" Әтнә җирлегендә төшерелгән өченче фильм, бу җирлекнең табигате кино төшерергә яратылган Монда...
-
Иркә 2 дәрәҗә лауреат
...21 нчы апрель. Казан...Яшьлек мәдәният сарае...Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган "Туган телем - Тукай теле" исемле 2 нче Бөтенроссия фестиваль - конкурста күпкырлы талантларга ия булган кызларыбыз - биюче, җырчы,нәфис сүз сөйләүче Нуриева Дилә шигырь бәйгесендә катнашып диплом белән бүләкләнде. Җырчы, биюче,матур итеп шигырьләр сөйләүче кызыбыз Иркә Хөснетдинова...
-
Дустыбыз виртуаль дөнья турында яза
Тик интернет аша керә Күрше хәзер күршегә. "Лайк" куйган адәм генә Иң " якын дус" кешегә. Виртуальный мөнәсәбәт. Виртуальный дуслык та. Кайнап тора халык үзе Бу алдавыч бушлыкта. Нидер эзләнүме соң бу? Чынбарлыктан качумы? Үз дөньяңны белми торып, Яңа дөнья ачумы? Чәч тамырларыбыз белән Интернетка бәйләндек. Үзебез дә әллә инде...
-
Кисәтү, саклау, прививкалау
23 апрельдән 30ына кадәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европа илләрендә иммунизация атнасы уза. Анда Татарстан Республикасы да катнаша. Бу чараның төп максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын профилактик прививкаларның мөһимлегенә җәлеп итү, иммунлаштыруның өстенлекләрен аңлату. Һәр кешенең гомерендә бер тапкыр булса да профилактик прививка ясатканы бар. Шуның нәтиҗәсендә генә бик...