Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнекеләр булдыра

Бүген "Туган телем - Тукай теле" Россиякүләм фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды. 21-22 апрель көннәрендә Казанның "Юность" мәдәният йортында узды. Конкурс яшь буенча дүрт категориядә үтте. Анда 5-7, 8-11, 12-15, 16-30 яшьлекләр көч сынашты. Беренче көнне нәфис сүз сөйләүчеләр ярышса, икенче көнне үзләрен вокал һәм әдәби театр өлкәсендә сынаучылар сәхнә тотты....

Бүген "Туган телем - Тукай теле" Россиякүләм фестиваленең җиңүчеләре билгеле булды.


21-22 апрель көннәрендә Казанның "Юность" мәдәният йортында узды. Конкурс яшь буенча дүрт категориядә үтте. Анда 5-7, 8-11, 12-15, 16-30 яшьлекләр көч сынашты. Беренче көнне нәфис сүз сөйләүчеләр ярышса, икенче көнне үзләрен вокал һәм әдәби театр өлкәсендә сынаучылар сәхнә тотты.

"Бәйгене берничә ел рәттән уздырабыз. Ул - аерым бер район, шәһәр яки республика күләмендә генә түгел, бөтен Россия буенча ачык бәйге. Быел катнашучыларның географиясе киңәйде. Уфа, Ижевск, Ульян өлкәсеннән килделәр. Шулай ук Татарстанның Лениногорск, Ютазы, Нурлат, Балтач, Әтнә, Арча, Питрәч, Яшел Үзән районнарыннан һәм Казанның балалар бакчаларыннан катнашучылар күп",- диде якташыбыз, "Юность" мәдәният йорты директоры урынбасары Азат Фазылҗанов "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган "Туган телем - Тукай теле" исемле 2 нче Бөтенроссия фестиваль - конкурста күпкырлы талантларга ия булган кызыбыз- биюче, җырчы, нәфис сүз остасы Филсинә Вәлиева вокал - соло наминациясендә катнашып диплом белән бүләкләнде .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев