Айдар Галимов сәхнәдән китүе турындагы имеш-мимешләргә ачыклык кертте
Хәбәрләр

Айдар Галимов сәхнәдән китүе турындагы имеш-мимешләргә ачыклык кертте

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов социаль челтәрләргә видеомөрәҗәгать белән чыкты.

Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары аның сүзләрен дөрес аңламыйча, җырчының концерт эшчәнлеген туктатуы һәм гастроль туры кичектерелүе турында имеш-мимешләр тарата башлаган. Бу хакта «Интертат» хәбәр итә.

«Дуслар, без күптән түгел социаль челтәрләрдә яңа программа әзерләвебез турында видео белән бүлешкән идек. Анда минем сәламәтлегемә кагылышлы моментларга да тукталдык. Кызганычка, кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары минем сүзләрне дөрес аңламаган. Шул сәбәпле, мин концерт эшчәнлегемне дәвам итә алмаячакмын, концертлар күчерелә дигән сүзләр таралды. Әйе, андый проблема бар иде. Әмма әле программаны әзерли генә башлаган вакытта, ягъни моннан 4 ай элек. Барысы да артта калды, хәзер минем тернәкләнү процессы бара, әмма бу минем эшемә берничек тә комачау итми», – дип аңлатты артист.

Айдар Галимов сүзләренчә, яңа программаның премьрасы булган инде. Һәм ул үзенең иҗатташ дуслары белән концерт сезонын башлап, гастрольләргә чыгарга әзерләнә.

«Барлык планлаштырылган концертлар да узачак. Cезнең энергетика, алкышлар миңа тагын да көч бирер һәм без бергәләп тернәкләнербез. Очрашканга кадәр», – дигән ул дусларына.

Татар информ 


Нет комментариев