Бу хакта “Российская Газета” Белоруссиянең БЕЛТА агентлыгы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Шулай итеп, Россия Украинага – 252, ә Украина безгә – 25 мәет тапшырган. Мәетләр белән алышу “Новая Гута” чик аша кертү-чыгару пунктында булган. Биредә Белоруссиянең Гомель өлкәсе белән Украинаның Чернигов өлкәсе арасында чик уза.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр мәетләр белән алышу 13 августта булган. Ул чагында Мәскәү Украинага – 261, ә Киев Мәскәүгә – 24 хәрби хезмәткәрнең мәетен тапшырган.
Нет комментариев