Дустыбыз виртуаль дөнья турында яза
Тик интернет аша керә Күрше хәзер күршегә. "Лайк" куйган адәм генә Иң " якын дус" кешегә. Виртуальный мөнәсәбәт. Виртуальный дуслык та. Кайнап тора халык үзе Бу алдавыч бушлыкта. Нидер эзләнүме соң бу? Чынбарлыктан качумы? Үз дөньяңны белми торып, Яңа дөнья ачумы? Чәч тамырларыбыз белән Интернетка бәйләндек. Үзебез дә әллә инде...
Тик интернет аша керә
Күрше хәзер күршегә.
"Лайк" куйган адәм генә
Иң " якын дус" кешегә.
Виртуальный мөнәсәбәт.
Виртуальный дуслык та.
Кайнап тора халык үзе
Бу алдавыч бушлыкта.
Нидер эзләнүме соң бу?
Чынбарлыктан качумы?
Үз дөньяңны белми торып,
Яңа дөнья ачумы?
Чәч тамырларыбыз белән
Интернетка бәйләндек.
Үзебез дә әллә инде
Виртуальгә әйләндек?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев