Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Классташларым - "Әтнә таңы"

(бу шигыремне арабыздан иртә киткән классташларыма багышладым) Ничә еллар каләм тибрәтсәм дә, сезгә атап шигырь язмадым. Кичерегез, бүген, классташларым, бу юлларны сезгә атадым. Еллар үтү белән хатирәләр тоныкланыр, ләкин җуелмас. Бердәм булдык, тату, дус яшәдек, гөрләп тора иде безнең класс. Күптән инде, күптән артта калды шаулап торган мәктәп еллары. Төрлебезне...

(бу шигыремне арабыздан иртә киткән классташларыма багышладым)

Ничә еллар каләм тибрәтсәм дә,
сезгә атап шигырь язмадым.
Кичерегез, бүген, классташларым,
бу юлларны сезгә атадым.

Еллар үтү белән хатирәләр
тоныкланыр, ләкин җуелмас.
Бердәм булдык, тату, дус яшәдек,
гөрләп тора иде безнең класс.

Күптән инде, күптән артта калды
шаулап торган мәктәп еллары.
Төрлебезне төрле якка сипте
сикәлтәле тормыш юллары.

Күрешүләр сирәк булсалар да,
әй күңелле иде очрашу.
Без һаман шул үсмер малай - кызлар,
төртке сүзләр, көлү, шаяру.

Һәр очрашу саен бер яңалык -
Кемдә бала туган, кем аерылган.
Үзәк өзгеч хәбәр җанны телә:
тагын берәү киткән арадан.

Бу шигырем сезгә дога булсын,
Илдар, Нияз, Фарис, Нурия.
Илдусны да бездән алгансыз бит,
ышанасы килми бу сүзгә!

Ходай сабырлыклар бирсен иде
гаиләгезгә, әти-әнигә.
Я ходаем, мондый хәсрәтләрне
бирмәсәңче иде беркемгә!

Сөеп-сөелеп, сөенеп яшәр чак бит,
киләчәккә баглап өметләр.
Я ходаем, исәннәргә гомер
бирче,диеп телим теләкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узэк озгеч шигьри юллар ???

    • аватар Без имени

      0

      0

      ДИНАРА ИЖАТ ЧИШМЭН ,БЕРКАЙЧАН САЕКМАСЫН .ЯНАДАН -ЯНА ШИГЕРЬЛЭРЕН ГОРЛЭП ЧЭЧЭК АТСЫН.БИК МАТУР ШИГЬРИ ЮЛЛАР УЗЭКЛЭРНЕ ОЗЭРЛЕК .СЭЛАМЭТЛЕК СИНА?