Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күлле Кименең янгын машинасы халык акчасына сафка бастырылды

Күлле Киме авылының элекке кибете каршында күз явын алырлык янгынга каршы "Урал" машинасы тора.

- Үзара салым акчасына булдырдын аны. Былтыр ук балтачта ремонтлатып кайттык. Буятып, яңартып куйдык. Бик яхшы машина ул, - ди авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев.

5 тонна су сыйдырышлы ул. Моннан тыш биредә мотопомпалы прицеп та бар әле, анысы 3 тонна сыйдырышлы. Монысын теләсә-нинди техника тага ала. Авыл җирлеге башлыгының куанычын аңларга була, хәвеф-хәтәр килә күрмәсен инде, тик шулай да аның һәрвакыт кизү торуы хәер. Моннан тыш, Арыда да бар ул. Кимедә Әхмәдуллин Рәдис һәм Альберт йөртсә, Арыдагысын Марс Камалов "иярли".

Бу очракта авыл җирлеге башлыгы тырышлыгын аерым билгеләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев