Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комментарий язган өчен - 10 мең сум штраф!

Шундый хәлгә Салават шәһәрендә яшәүче хатын тарыган.

Узган елның көзендә Салаватта яшәүче хатын-кыз "ВКонтакте" социаль челтәрендәге постларның берсенә комментарий язып калдырган.

Ары таба прокуратура хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә махсус тикшерү һәм мониторинг уздырган булган һәм аларны шул язма кызыксындырган. Алар фикеренчә, ул комментарий милли билге буенча нәфрәт уята торган булган.

Экспертларның бәяләмәсе беренчел мәгълүматны раслаган - комментарий экстремистик дип танылган. Хатынга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр һәм 10 мең сум штраф салганнар.

Шуннан соң хатын-кыз социаль челтәрдән аны алып ташлаган.

Автор: Ример Насретдинов

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Kommentariy-yazgan-chen-10-me-sum-shtraf-396907/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев