Корнавирус: вакытында тиешле чаралар күрелә
7 май көненә Татарстанда барысы COVID-19ның 1415 очрагы теркәлгән.
Татарстан халкының якынча 0,04 % бу. Күп түгел дип куанырга кирәк, сәбәбе – вакытында һәм тиешенчә чаралар күрү белән бәйле. Күбесенчә, өйдә ятучылар авызыннан: “Юк ул андый авыру”, диючеләрне ишетергә туры килә. Менә шундыйлар аркасында теркәлә дә инде яңа очраклар.
Бүгенге көндә 375 кеше расланган диагноз белән стационарларда ук ята (Араларыннан 6 кеше ИВЛ аппаратына тоташтырылган)
Барлык тазаручылар – 252 (соңгы тәүлектә тагын 68)
Әлеге тазарган 68 кешедән:
Казан – 35,
Яр Чаллы – 9,
Теләче – 6,
Түбән Кама – 4,
Биектау – 4,
Чүпрәле – 2,
Лаеш – 2,
Саба – 2,
Арча, Кукмара, Питрәч, Чистай районнарында – берәр очрак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев